Кызыксынучы кешеләрнең еш бирелә торган сораулары
Әгәр дә Алла — ярату булса, ни өчен ул явызлыкны рөхсәт итә?
АЛЛА явызлыкның булуын рөхсәт итә, ә миллионлаган кешеләр җирдә аңлы рәвештә явызлык эшлиләр. Мәсәлән, алар сугышлар башлыйлар, балалар өстенә бомбалар ыргыталар, җирне харап итәләр һәм ачлыкның барлыкка килүенә сәбәпче булалар. Миллионлаган кешеләр тәмәке тартып үпкә рагы белән авырый башлыйлар; хатынга яисә иргә хыянәт итеп җенси юллар белән күчә торган авырулар белән чирләп китәләр; чиктән тыш күп спиртлы эчемлекләрне эчеп бавыр циррозы белән авырыйлар һәм бу санны дәвам итәргә булыр иде. Болар барысы да — андый кешеләрнең явызлыкның бетүен теләмәүләрен күрсәтә. Алар андый яшәү рәвеше өчен җәза алудан качарга гына телиләр. Үзләренең чәчкәннәрен ургач: «Бу ни өчен минем белән булды?» — дип бик нык кайгыралар һәм алар, бу турыда Гыйбрәтле хикәя 19:3 тә әйтелгәнчә, Алланы гаепле дип саныйлар: «Кешенең ахмаклыгы аны юлдан яздыра, ә аның йөрәге Ходайга бик нык ачулана». Әмма ләкин Алла аларның явыз эшләрен бетергән булса, алар, теләгәнчә эш итәргә ирегебез юк, дип кычкырган булырлар иде!
Йәһвә явызлыкны башлыча Иблиснең каршы килүенә җавап бирер өчен рөхсәт итә. Иблис Шайтан Алла җирне сынауларда аңа тугрылыклы калучы кешеләр белән тутыра алмый дип әйткән (Әюп 1:6—12; 2:1—10). Йәһвә Иблискә үз раславын исбатлар өчен мөмкинлек биреп, аның яшәвен рөхсәт итә (Чыгыш 9:16). Иблис кешеләрне Аллага каршы кузгатыр өчен, хәзер дә бәлаләр китерүен дәвам итә һәм шуның белән үз раславын исбатларга тырыша (Ачыш 12:12). Шулай булуына карамастан, Әюп үз сафлыгын саклаган. Гайсә дә. Безнең көннәрдә чын мәсихчеләр дә нәкъ шулай ук эшлиләр (Әюп 27:5; 31:6; Матфей 4:1—11; 1 Питер 1:6, 7).
Мин бик теләп кешеләр мәңге яши ала торган җирдәге оҗмахка ышаныр идем, ләкин бу чамадан тыш дөрескә охшамаган булып тоелмыймы?
Кешелек күп гасырлар инде явызлык белән таныш булганга күрә генә, бу дөрескә охшамаган кебек тоелырга мөмкин. Йәһвә җирне барлыкка китергән һәм кешеләргә аны гадел кешеләр белән тутырырга кушкан. Алар җирдәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кайгыртырга һәм аның матурлыгын харап итәргә түгел, ә сакларга тиеш булганнар. (12 һәм 17 нче битләрне карагыз.) Эш вәгъдә ителгән Оҗмах дөрес булыр өчен чамадан тыш яхшы икәнендә түгел, ә хәзергә хәл моннан ары бар булыр өчен чамадан тыш аяныч икәнендә. Аны Оҗмах алмаштырачак.
Изге Язмаларны мыскыл итүчеләргә һәм ул мифларга нигезләнгән һәм фәнни булмаган дип раслаучыларга каршы мин нәрсә әйтә алам?
Бу вәгъдәләргә ышануның җиңел ышанучанлык белән бернинди дә уртаклыгы юк. «Ышану ишеткән нәрсә белән килә». Алла Сүзен өйрәнеп, без анда булган акыллылыкны төшенәбез һәм безнең ышанычыбыз үсә (Римлыларга 10:17, ЯД; Еврейләргә 11:1).
Изге Язмаларның археологиясе күп нәрсәләрдә Изге Язмаларның тарихи төгәллеген раслый. Чын фәнни мәгълүматлар Изге Язмаларга тулысынча туры килә. Кайбер фактлар, аларны белгечләр ачканчыга кадәр күп элек, Изге Язмаларда язылган булган. Мәсәлән: җир үзгәрүенең аерым этапларының тәртибе; җирнең түгәрәк формада булуы һәм аның буш киңлектә урнашуы; кошларның миграциясе (Яшәеш, 1 нче бүлек; Исай 40:22; Әюп 26:7; Йәрәми 8:7).
Өстәвенә, үтәлгән пәйгамбәрлекләр Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылган икәнлеген исбатлыйлар. Даниел бөтендөнья державаларының барлыкка килүен һәм җимерелүен һәм шулай ук Мәсихнең киләчәк һәм үтереләчәк вакытын алдан ук әйткән (Даниел, 2 һәм 8 нче бүлекләр; 9:24—27). Бүген безнең «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне күрсәтүче башка пәйгамбәрлекләр үтәләләр (2 Тимәтигә 3:1—5; Матфей, 24 нче бүлек). Андый алдан күрә белү кешенең көчендә түгел (Исай 41:23). Тулырак мәгълүматлар Күзәтү Манарасы Җәмгыяте тарафыннан бастырып чыгарылган «Изге Язмалар: Алла сүзе яисә кешенекеме?» һәм «Кайгыртучан Иҗат Итүче бармы?» дигән китапларда бар.
Изге Язмаларга кагылышлы бирелгән сорауларга ничек җавап бирергә өйрәнергә?
Сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә, укыган материаллар турында уйланырга һәм шул ук вакытта Алла рухының җитәкчелеге турында сорарга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 15:28; Лука 11:9—13). «Әгәр дә кайсыгызда акыллылык җитми икән,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— гади һәм шелтәләүсез бирә торган Алладан сорасын һәм аңа бирелә» (Якуп 1:5). Моннан тыш, Изге Язмаларны өйрәнү өчен бастырылган әсбаплар белән файдаланырга мөмкин. Гадәттә, кемнең дә булса ярдәме таләп ителә, мәсәлән хәбәш кешесенә Филип үгет-нәсихәт биргән (Ап. эшләре 8:26—35). Йәһвә Шаһитләре кызыксынган кешеләр белән Изге Язмаларның өйдә түләүсез өйрәнүләрен үткрәләр. Алардан бу турыда сорарга оялма.
Ни өчен күп кешеләр Йәһвә Шаһитләренә каршы һәм алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә мине ни өчен баш тарттыралар?
Күп кешеләр Гайсә вәгазенә дошманнарча мөгамәлә иткәннәр һәм шуңа күрә ул аның эзеннән баручылар да каршылыкка очрарлар дип кисәткән. Кешеләрнең Гайсә өйрәтүенә исләре киткәндә, дин җитәкчеләре зәһәрлелек белән: «Әллә сез дә сокландыгызмы? Башлыклардан яки фарисейлардан кем дә булса Аңа иман иттеме?» — дип сораганнар (Яхъя 7:46—48; 15:20). Сезне Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнмәскә баш тарттыручы күп кешеләр, яисә үзләре ялгыштырылган, яисә алар Йәһвә Шаһитләренә карата алдан ук начар карашта торалар. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагыз һәм сезнең Изге Язмаларны аңлавыгыз артамы яисә юкмы икәнен сез үзегез күрерсез (Матфей 7:17—20).
Үз диннәре булган кешеләргә Йәһвә Шаһитләре ни өчен киләләр?
Алар шулай эшләп, Гайсәдән үрнәк алалар. Ул яһүдләргә барган. Яһүдләрнең үз диннәре булган, әмма ул Алла Сүзеннән күп ягы белән аерылып торган (Матфей 15:1—9). Барлык халыклар, я христиан дип аталган, я христианнарныкы булмаган динне тоталар. Иманның Алла Сүзенә туры килүе бик мөһим, шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренең кешеләргә үз диннәрен ачыкларга ярдәм итәргә тырышулары — бу якыннарга карата яратуларын белдерү булып тора.
Йәһвә Шаһитләре аларның диннәре генә дөрес икәненә ышаналармы?
Үз диненә җитди мөгамәлә итүче һәрбер кеше, аны дөрес дип санарга тиеш. Югыйсә, нәрсәгә соң аны тотарга? Мәсихчеләргә: «Бар нәрсәне тикшереп дөреслеген раслагыз; яхшылыкта нык торыгыз»,— дигән киңәш бирелә (1 Фессалоникилеләргә 5:21, ЯД). Кеше аның ышанулары Изге Язмага нигезләнгәнен тикшереп, дөреслеген расларга тиеш, чөнки бер генә чын дин бар. Бу Ефеслыларга 4:5 тә: «Бер Рабби, бер иман, бер суга чумып алу»,— дип раслана. Гайсә бүген киң таралган янәсе күп юллар яисә диннәр коткарылуга алып бара дигән фикер белән риза булмаган. Киресенчә, ул: «Тормышка алып баручы капка тар һәм юл кысан, һәм аны табучылар аз»,— дип әйткән. Йәһвә Шаһитләре алар бу юлны тапканннар дип нык ышаналар. Югыйсә, алар башка динне эзләгән булырлар иде (Матфей 7:14).
Йәһвә Шаһитләре алар гына котылачагына ышаналармы?
Юк. Үткән гасырларда яшәгән һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган миллионлаган кешеләр терелтеп торгызу аша яшәүгә яңадан кайтарылачак. Хәзер яшәүче күп кешеләр әле «зур кайгыга» кадәр хакыйкать һәм гаделлек ягында тора алалар һәм шуның белән коткарылу алалар. Аннан да бигрәк, Гайсә без бер-беребезне хөкем итмәскә тиеш икәнебезне әйткән. Без тышкы яктагыны күрәбез, Алла исә кеше йөрәгендә нәрсә бар икәнен белә. Ул җентекләп бөтенесен үлчәп карый һәм мәрхәмәтлек белән хөкем итә. Алла хөкем итүне безгә түгел, ә Гайсәгә биргән (Матфей 7:1—5; 24:21; 25:31).
Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына килгән кешеләрдән нинди акчалата иганәләр көтелә?
Акчалата иганәләр турында рәсүл Паул: «Һәрбер кеше күңелсезләнеп түгел һәм мәҗбүр ителеп түгел, йөрәк теләге буенча өлеш чыгар; чөнки Алла үз теләге буенча бирүчене ярата»,— дип әйткән (2 Коринфлыларга 9:7). Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залларында һәм конгрессларында акча җыюлар үткәрелми, ә уңайлы урыннарда һәрбер теләүче үз иганәсен сала ала торган махсус тартмалар торалар. Беркем дә кемнең күпме биргәнен һәм гомумән бирәме икәнен белми. Кайбер кешеләрнең башкаларга караганда күбрәк иганә бирергә мөмкинлекләре бар; икенчеләре исә һичнәрсә бирә алмыйлар. Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә сәдака сандыгын һәм хәер салучылар артыннан күзәткәндә, ничек иганә бирергә кирәк икәнен күрсәткән. Ул кеше бирә торган акча түгел, а аның финанс мөмкинлекләре һәм аның тарафыннан күрсәтелгән юмартлык рухы әһәмиятлерәк дип әйткән (Лука 21:1—4).
Әгәр дә мин Йәһвә Шаһите булсам, миңа да вәгазьләргә туры килерме?
Кеше Мәсих Патшалыгы идарәсе астындагы вәгъдә ителгән җирдәге оҗмах турында җитәрлек белем алгач, анда башкаларга бу турыда сөйләргә теләк туа. Сезнең белән дә шулай ук булачак. Чөнки бу бәхетле, шатлыклы хәбәр бит! (Ап. эшләре 5:41, 42).
Алай эшләп, сез Гайсә Мәсих шәкерте икәнегезне күрсәтәсез. Изге Язмаларда Гайсә «тугры һәм чын шаһит» дип аталган. Җирдә булганда, ул: «Күк Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьләгән һәм үз шәкертләрен нәкъ шуны ук эшләргә җибәргән (Ачыш 3:14; Матфей 4:17; 10:7). Соңрак Гайсә аның эзеннән баручыларга: «Һәм шуңа күрә барыгыз һәм барлык халыкларда шәкертләр әзерләгез... аларны... өйрәтегез»,— дип кушкан. Ул шулай ук ахыр алдыннан «бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер», дип алдан ук әйткән (Матфей 24:14; 28:19, 20, ЯД).
Яхшы хәбәрне төрле ысуллар белән игълан итәргә була. Еш кына андый мөмкинлек дуслар һәм танышлар белән сөйләшкәндә килеп чыга. Кайберәүләр хатлар язалар яисә яхшы хәбәрне телефон аша сөйлиләр. Башкалар, аларның карашы буенча, кешене кызыктыручы теманы карый торган әдәбиятны почта аша җибәрәләр. Бер кешене дә калдырырга теләмичә, Йәһвә Шаһитләре өйдән-өйгә йөреп бу хәбәрне тараталар.
Изге Язмаларда: «Рух исә һәм килен: „Кил!“ — дип әйтәләр; һәм ишетүче дә: „Кил!“ — дип әйтсен; һәм сусаган килсен; теләүче яшәү суын бушлай алсын»,— дигән чын күңелдән чакыру бар (Ачыш 22:17). Җирдәге оҗмах һәм аның фатихалары турындагы яхшы хәбәр белән уртаклашырга теләк ирекле булырга һәм йөрәктән чыгарга тиеш.
Без сездә Йәһвә Шаһитләре һәм аларның иманнары турында башка сорауларның, бәлкем, бәхәслеләре дә, барлыгына шикләнмибез. Без аларга теләп җавап бирербез. Ләкин безнең брошюра күләме моны эшләргә мөмкинлек бирмәгәнгә күрә, без сезгә сез яшәгән урындагы Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Сез аларның Патшалык Залындагы очрашуларына бара аласыз, яисә алар сезнең өегезгә килгәндә, алар белән сөйләшә аласыз. Моннан тыш, сез үз сорауларыгызны иң уңайлы адрестан файдаланып, Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең филиалына җибәрә аласыз.