14 НЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы үз пәйгамбәрләре аша хәбәр итә
Йәһвәнең пәйгамбәрләре кешеләргә Аллаһы хөкемнәрен, хак гыйбадәт кылу һәм Мәсих килүенә өмет турындагы хәбәрләрне җиткерә
ИСРАИЛ һәм Яһүдиядә патшалар идарә иткән заманда Аллаһының хәбәрләрен халыкка Йәһвә билгеләгән махсус кешеләр — пәйгамбәрләр җиткерә. Бу гаҗәеп иманлы һәм батыр кешеләр Аллаһы сүзен игълан итәләр. Аларның хәбәрләрендә ачыкланган дүрт төп темага игътибар итик.
1. Иерусалим җимерелә. Иерусалим җимерелгәнче һәм ташландык хәлдә калганчы күпкә алдарак, моның турында Аллаһының пәйгамбәрләре, мәсәлән, Ишагыйя һәм Иремия кисәтә башлый. Алар ни өчен Аллаһының бу шәһәргә ачуы чыкканын аңлата. Шәһәрдә яшәүчеләр үзләрен Йәһвә хезмәтчеләре дип атый, ә үзләре ялган табынуда, бозык һәм мәрхәмәтсез эшләрдә катнаша. Шулай итеп алар бу исемгә лаек булмаганын күрсәтә (4 Патшалык 21:10—15; Ишагыйя 3:1—8, 16—26; Иремия 2:1—3:13).
2. Хак гыйбадәт кылу торгызыла. Аллаһы халкы Бабыл шәһәрендә 70 ел әсир булганнан соң ташландык хәлдәге туган якларына кайта һәм Иерусалимда яңадан Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзи (Иремия 46:27; Амос 9:13—15). Моңа кадәр 200 ел алдарак Ишагыйя Бабыл шәһәрен яулаучы һәм Аллаһы халкына хак гыйбадәт кылуны торгызырга рөхсәт итүче патшаның исемен әйтә. Бу Кир була. Ишагыйя хәтта аның шәһәрне яулап алыр өчен башкарачак эшләрен дә җентекләп аңлатып бирә (Ишагыйя 44:24—45:3).
3. Мәсихнең килүе һәм аның тормышы. Мәсих Бәйтлехемдә туа (Михей 5:2). Ул басынкы кеше була һәм Иерусалимга ишәккә атланып керә (Зәкәрия 9:9). Йомшак һәм игелекле булса да, кешеләр аны әллә ни кабул итми һәм күпләр хәтта аны кире кага (Ишагыйя 42:1—3; 53:1, 3). Ул газаплы үлем кичерә. Аның гомере тәмамланамы? Юк, чөнки ул китергән корбан аша күпләрнең гөнаһлары кичерелергә тиеш (Ишагыйя 53:4, 5, 9—12). Ул моны үледән терелеп кенә эшли ала.
4. Мәсих Җир өстеннән идарә итә. Камил булмаган кешеләрнең идарәсе тыныч тормыш китерә алмый. Ләкин Мәсих Патша — Тынычлык мирзасы дип атала (Ишагыйя 9:6, 7; Иремия 10:23). Ул идарә иткәндә бар кешеләр тыныч тормышка ләззәтләнәчәк, һәм хәтта җәнлекләр белән татулык булачак (Ишагыйя 11:3—7). Авырулар башка булмаячак (Ишагыйя 33:24). Хәтта үлем дә мәңгегә юк ителәчәк (Ишагыйя 25:8). Ә үлгән кешеләр монда Җирдә яшәр өчен терелтелгән булачак (Данил 12:13).
Ишагыйя, Иремия, Данил, Амос, Михей һәм Зәкәрия китапларына нигезләнгән.