Сез Йәһвәнең ихтыярын үтәрсезме?
Бу брошюраны укып чыгарга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Сез Йәһвә Шаһитләре белән таныштыгыз, эшчәнлегебез турында белдегез һәм оешмабызның ничек эш иткәнен күрдегез. Бу сезгә Йәһвә Аллаһының ихтыярын Йәһвә Шаһитләре үти икәнен күрергә ярдәм иткәндер. Без сезне Аллаһы турында белем алуыгызны дәвам итәргә, белгәннәрегезне якыннарыгызга һәм дусларыгызга сөйләргә һәм җыелыш очрашуларыбызга даими йөрергә чакырабыз (Еврейләргә 10:23—25).
Сез, Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аның үзегезне никадәр нык яратканын тагы да ачыграк күрерсез. Бу сезне дә аңа яратуыгызны күрсәтер өчен көчегездән килгәнне эшләргә дәртләндерәчәк (1 Яхъя 4:8—10, 19). Ләкин моны ничек эшләп була? Ни өчен аның әхлакый нормалары буенча яшәү файдалы? Аллаһы ихтыярын үтәү теләген ничек үстерергә? Сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнүче кардәш бу сорауларга җавап табарга булышыр. Шулай итеп сез гаиләгез белән бергә «Аллаһы мәхәббәтендә кала» алачаксыз (Яһүд 21).
Без сезне чын күңелдән Изге Язмаларны бу китап ярдәмендә өйрәнергә һәм хакыйкать юлыннан баруыгызны дәвам итәргә чакырабыз.