Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 11 дәрес 24-25 б.
  • Алар Гайсә турында язган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар Гайсә турында язган
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Иман, тәртип һәм мәхәббәт турында киңәшләр
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • «Белемсез, гап-гади кешеләр»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 11 дәрес 24-25 б.
Гайсә турында язучылар — Маттай, Марк, Лүк, Яхъя, Петер, Ягъкуб, Яһүд һәм Паул

11 НЧЕ ДӘРЕС

Алар Гайсә турында язган

Син рәсемдә кемнәрне күрәсең?~ Бу — Матта́й, Марк, Лүк, Яхъя́, Пете́р, Ягъку́б, Яһүд һәм Па́ул. Бу кешеләр Гайсә көннәрендә яшәгән һәм Гайсә турында язган. Әйдә, алар белән танышыйк.

Син бу кешеләр турында нәрсә беләсең?

Аларның өчесе рәсүл булган һәм Гайсә белән вәгазьләп йөргән. Беләсеңме, аларның исемнәрен?~ Маттай, Яхъя һәм Петер. Рәсүлләр Маттай һәм Яхъя Гайсәне бик яхшы белгән, һәм аларның һәрберсе аның тормышы турында китап язган. Рәсүл Яхъя шулай ук Ачылыш китабын һәм Яхъяның беренче, икенче һәм өченче хатларын язган. Рәсүл Петер Изге Язмалардагы ике хатны язган. Алар Петернең беренче һәм икенче хатлары дип атала. Икенче хатында, Петер Йәһвәнең күктән сөйләгәне турында язган. Йәһвә Гайсә турында болай дигән: «Бу — минем сөекле улым, мин аны хуплыйм».

Рәсемдәге башка ир-атлар да китаплар язган. Бу китапларны укып Гайсә турында белеп була. Бу ир-атларның берсе — Марк. Гайсә кулга алынганда, Марк, күрәсең, барысын үзе күреп торган. Язучыларның башка берсе — Лүк. Ул табиб булган һәм, күрәсең, Гайсәнең үлеменнән соң гына мәсихче булып киткән.

Рәсемдә Гайсәнең ике энесе күрсәтелгән. Алар да Изге Язмаларны язуда катнашкан. Син аларның исемнәрен беләсеңме?~ Аларның исемнәре Ягъкуб һәм Яһүд. Башта алар Гайсәгә ышанмаган. Алар хәтта ул акылдан язган дип уйлаган. Әмма соңрак алар Гайсәгә ышана башлаган һәм мәсихче булып киткән.

Рәсемдә син Изге Язмаларны язуда катнашкан башка бер кешене күрә аласың. Бу — рәсүл Паул. Мәсихче булып киткәнче, аның исеме Шаул булган. Ул мәсихчеләрне нәфрәт иткән һәм аларга каршы чыккан. Беләсеңме, ни өчен Паул мәсихче булып киткән?~ Бер көн сәяхәт иткәндә, Паул кинәт кенә күктән тавыш ишеткән. Бу Гайсә булган! Ул Паулдан болай дип сораган: «Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» Шуннан соң Паул үзгәргән һәм мәсихче булып киткән. Паул Изге Язмаларның 14 китабын — Римлыларга язылган хаттан алып Еврейләргә язылган хатка кадәр язган.

Без Изге Язмаларны һәр көн укыйбыз, шулай бит?~ Изге Язмаларны укып без Гайсә турында күп нәрсә белә алабыз. Синең Гайсә турында күбрәк беләсең киләме?~

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • 2 Петер 1:16—18

  • Марк 3:21; 14:51

  • Яһүд 1

  • Рәсүлләр 9:1—18

СОРАУЛАР:

  • Гайсәнең нинди рәсүлләре аның турында язган?

  • Изге Язмаларны язуда катнашкан Гайсәнең ике энесен әйтеп бир.

  • Ничек Паул мәсихче булып киткән?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу