Кереш сүз
Бүгенге авыр заманда гаиләләргә һәм никахларга куркыныч янап тора. Шулай да гаиләләр бәхетле була аламы? Әйе, әмма моның өчен көч куярга кирәк. Бу брошюрада никахларны бәхетле итүче кайбер генә яклар карала һәм Изге Язмалар китабындагы принциплар, тормышта кулланырлык киңәшләр турында әйтелә. Аларны тотып эш итсәгез, гаиләгез күпкә бәхетлерәк булачак.