УНЫНЧЫ БҮЛЕК
Гайсәнең гаиләсе Иерусалимга бара
УНИКЕ ЯШЬЛЕК ГАЙСӘ ДИНИ УКЫТУЧЫЛАРГА СОРАУЛАР БИРӘ
ГАЙСӘ ЙӘҺВӘНЕ «АТАМ» ДИП АТЫЙ
Язгы көннәр тора. Ел саен бу вакытта Йосыфның гаиләсе дуслары һәм туганнары белән бергә Иерусалимга юлга чыга. Алар анда, Канун кушканча, Пасах бәйрәмен үткәрергә бара (Канун 16:16). Насара белән Иерусалим арасы якынча 120 километр. Хәзер барысы да юлга әзерләнә һәм ыгы-зыгы килә. Гайсәгә инде 12 яшь, һәм ул бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтә. Ул кабат гыйбадәтханә янында булыр!
Гайсә һәм аның гаиләсе өчен Пасах бәйрәме бер көннән күбрәк вакыт ала. Пасахтан соңгы көн — җиде көнлек Төче икмәк бәйрәменең башлангычы гына (Марк 14:1). Бу бәйрәм Пасах бәйрәменең бер өлеше булып саналган. Иерусалимга бару, анда яшәү һәм өйгә Насарага кайту — моның барысына якынча ике атна вакыт китә. Ләкин бу юлы, Гайсә белән булган бер хәл аркасында, аларга юлда озаграк булырга туры килә. Бу хәл Иерусалимнан өйләренә кайтканда килеп чыга.
Кайтканда, Йосыф белән Мәрьям, Гайсә дуслар һәм туганнар белән бергә кайта, дип уйлый. Әмма алар төнгелеккә тукталгач, Гайсә күренми. Алар аны юлчылар арасыннан эзли башлый, ләкин таба алмый. Малайлары беркайда да юк! Шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям, аны эзләп табар өчен, кире Иерусалимга китә.
Алар аны көне буе эзли, ләкин нәтиҗәсез. Икенче көнне дә алар аны таба алмый. Ниһаять, өченче көнне алар үз улларын гыйбадәтханәдә таба. Анда бүлмәләрнең берсендә алар яһүди укытучылар арасында Гайсәне күреп ала. Ул анда аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра, алар исә аның төшенүчәнлегенә гаҗәпләнә.
«Улым, ник алай эшләдең? — дип сорый Мәрьям.— Без әтиең белән сине эзли-эзли борчылып беттек» (Лүк 2:48).
Гайсә аларның үзенең кайда булганын белмәгәннәренә гаҗәпләнә. «Нигә сез мине эзләдегез? — дип сорый ул.— Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» (Лүк 2:49).
Алар яңадан бергә. Гайсә Йосыф һәм Мәрьям белән өйгә Насарага кайта һәм аларга буйсынып яши. Ул үсә бара, зирәклек җыя һәм, әле яшь булса да, Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казана. Әйе, балачактан ук Гайсә, рухи нәрсәләр белән кызыксынып һәм ата-анасын хөрмәт итеп, искиткеч үрнәк күрсәтә.