Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 16 бүл. 42 б.-43 б., 8 абз.
  • Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Саф гыйбадәткә карата ашкыну
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 16 бүл. 42 б.-43 б., 8 абз.
Гайсә гыйбадәтханәдән акча алмаштыручыларны куып чыгара

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Гайсәнең хак гыйбадәткә карата ашкынуы

ЯХЪЯ 2:12—22

  • ГАЙСӘ ГЫЙБАДӘТХАНӘНЕ ЧИСТАРТА

Кәнәдә үткән туйдан соң Гайсә Кәпернаумга юл тота. Гайсәнең әнисе һәм энеләре — Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд аның белән бара.

Ләкин ни өчен Гайсә Кәпернаумга бара? Бу шәһәр Насара белән Кәнәгә караганда уңайлырак җирдә урнашкан һәм, күрәсең, зуррактыр. Шулай ук, Гайсәнең күп кенә беренче шәкертләре Кәпернаумда я аның тирәсендә яши. Шуңа күрә Гайсә аларны үзләренең туган җирләрендә өйрәтә ала.

Кәпернаумда Гайсә күп кенә гаҗәеп эшләр дә башкара. Шулай итеп шәһәрдә һәм аның тирәсендә яшәгән күп кешеләр аның анда башкарган эшләре турында ишетә. Ләкин Гайсә һәм аның иптәшләре — тугры яһүди ир-атлар — тиздән Иерусалимга б. э. 30 елының Пасах бәйрәменә барырга тиеш була.

Гыйбадәтханәдә булганда Гайсә бер нәрсә эшли. Аның бу эше элек кылган эшләреннән бик нык аерылып тора һәм аның шәкертләрендә нык тәэсир калдыра.

Аллаһы Кануны буенча, исраиллеләр гыйбадәтханәдә хайван корбаннары китерергә тиеш. Иерусалимда яшәгәндә аларга нәрсәдер ашарга да кирәк. Шуңа күрә, Канунда әйтелгәнчә, Иерусалимга ерактан килүчеләр үзләре белән акча алып, «эре терлек, сарыклар, кәҗәләр» һәм үзләренә кирәкле башка нәрсәләр сатып ала ала (Канун 14:24—26). Ә Иерусалимдагы сатучылар гыйбадәтханәнең зур ишегалдында хайваннар һәм кошлар сата. Һәм аларның кайберләре бәяләрне күтәреп, халыкны талый.

Ачу белән янып, Гайсә акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрә, өстәлләрен аудара һәм кешеләрне куып чыгара. Шунда Гайсә: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — ди (Яхъя 2:16).

Гайсәнең шәкертләре, моны күргәч, Аллаһы Улы турында: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»,— дигән пәйгамбәрлекне исләренә төшерә. Әмма яһүдләр аңардан: «Болай эшләргә хокукың барлыгын нинди билге күрсәтеп исбат итә аласың?» — дип сорыйлар. Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирә (Яхъя 2:17—19; Зәбур 69:9).

Яһүдләр Гайсә туры мәгънәдә Иерусалимдагы гыйбадәтханә турында әйтә дип уйлый, һәм шуңа күрә алар: «Бу гыйбадәтханә 46 ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — дип сорыйлар (Яхъя 2:20). Әмма Гайсә гыйбадәтханә дип үзенең тәне турында әйтә. Өч ел үткәч, аның шәкертләре, ул үледән терелтелгәч, бу сүзләрне исләренә төшерә.

  • Кәнәдә үткән туйдан соң Гайсә кайларга бара?

  • Ни өчен Гайсәнең гыйбадәтханәдә күргәннәренә ачуы чыга һәм ул нәрсә эшли?

  • Гайсә «бу гыйбадәтханә» диеп, нәрсә турында әйтә һәм аның сүзләре нәрсә аңлата?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу