Җитәкче советның хаты
Яхшы хәбәрне вәгазьләүче кадерле хезмәттәшебез!
Бергәләп бердәнбер хак Аллаһыга табыну — чыннан да искиткеч хөрмәт! «Аллаһының хезмәттәшләре» буларак, без кешеләрнең тормышларын коткара торган изге эштә катнашабыз: кешеләргә Патшалыкның урнаштырылганы турында яхшы хәбәрне вәгазьлибез һәм аларны өйрәтәбез (1 Көр. 3:9; Мат. 28:19, 20). Шушы бөтендөнья эшен татулыкта һәм бердәмлектә алып барыр өчен, без яхшы оештырылган халык булырга тиеш (1 Көр. 14:40).
Бу китап мәсихчеләр җыелышының бүген ничек эш иткәнен аңларга булыша. Монда шулай ук синең Йәһвә Щаһите буларак ия булган фатихаларың һәм хөрмәтле вазифаларың турында әйтелә. Үз фатихаларыңны кадерләсәң һәм вазифаларыңны үтәсәң, син «иманда ныгыячаксың» (Рәс. 16:4, 5; Гәл. 6:5).
Шуңа күрә без сине бу китапны җентекләп тикшерергә чакырабыз. Мондагы мәгълүматны үз тормышыңда ничек кулланып булганы турында уйлан. Мәсәлән, күптән түгел генә вәгазьче булып киткән булсаң, Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылыр өчен, нинди адымнар ясап була? Ә инде суга чумдырылгансың икән, хезмәтеңне киңәйтер өчен һәм рухи яктан үсәр өчен, нәрсә эшләргә? (1 Тим. 4:15) Җыелышның иминлегенә син нинди өлеш кертә аласың? (2 Көр. 13:11) Бу сорауларга җавапны шушы китаптан табып була.
Суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, хезмәттәш ярдәмче һәм соңрак өлкән булып хезмәт итәргә яраклы булыр өчен, син нәрсә эшли аласың? Аллаһы оешмасына меңләгән яңа сарык кушыла, шуңа күрә аларны җитәкләргә сәләтле абый-кардәшләргә ихтыяҗ бик зур. Бу китапны укып, син әлеге рухи максатларга «омтылу» үз эченә нәрсәне ала икәнен аңларсың (1 Тим. 3:1).
Без бу китап сиңа Йәһвә оешмасында үз урыныңны күрергә һәм аны кадерләргә булышсын дип чын күңелдән дога кылабыз. Без барыгызны да бик яратабыз һәм сез күктәге Атабыз Йәһвәгә мәңге, шатлык белән хезмәт итсен дип дога кылабыз (Зәб. 37:10, 11; Ишаг. 65:21—25).
Сезнең кардәшләрегез,
Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы