Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 72 хикәя 170 б.-171 б., 2 абз.
  • Яшь Гайсә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яшь Гайсә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үрнәк алырлык ир һәм ата
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үрнәк ата булган
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Гайсә Насарада үсә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 72 хикәя 170 б.-171 б., 2 абз.
Унике яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә дини укытучылар арасында утыра

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә

Йосыф һәм Мәрьям Гайсә белән, шулай ук башка угыл-кызлары белән бергә Насарада́ яшәгән. Гаиләне кайгыртыр өчен, Йосыф балтачы булып эшләгән. Ул өйдәгеләрен Йәһвә турында һәм аның Канунына өйрәткән. Бөтен гаилә даими рәвештә синагогага Йәһвәгә гыйбадәт кылырга һәм ел саен Иерусалимга Паса́х бәйрәмен үткәрергә йөргән.

Гайсәгә 12 яшь булганда, алар гаилә белән, гадәттәгечә озын юл үтеп, Иерусалимга килгән. Шәһәргә, Паса́х бәйрәмен үткәрергә дип, күп кеше килгән. Бәйрәмнән соң Йосыф белән Мәрьям өйгә кайтырга дип юлга чыккан. Алар Гайсә башка юлчылар белән бергә бара дип уйлаган, әмма, туганнары арасыннан эзли башлагач, аны таба алмаган.

Алар Иерусалимга әйләнеп кайткан һәм өч көн буе үз улын эзләгән. Ахыр чиктә алар гыйбадәтханәгә килгән. Карасалар, Гайсә шунда дини укытучылар арасында аларны игътибар белән тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра. Бу укытучылар Гайсәнең төшенүчәнлегенә шулкадәр гаҗәпләнгән ки, хәтта үзләре дә аңа сораулар бирә башлаган. Гайсәнең җаваплары аларны таң калдырган. Әйе, аның Йәһвә Канунын аңлаганы ап-ачык күренгән.

Йосыф белән Мәрьям бик борчылган булган. Мәрьям Гайсәдән: «Улым, без сине кайда гына эзләмәдек! Син кайда идең?» — дип сораган. Гайсә аларга: «Мин Атам йортында булырга тиеш. Әллә моны белмәдегезме?» — дип әйткән.

Гайсә үз әти-әнисе белән бергә өенә Насарага́ кайткан. Йосыф Гайсәне балтачы һөнәренә өйрәткән. Синеңчә, Гайсә балачакта нинди булган? Гайсә үскән саен зирәклек җыйган. Аны Аллаһы да, кешеләр дә хуплап торган.

Йосыф һәм Мәрьям Гайсә һәм башка угыл-кызлары белән өстәл артында утыра

«Синең ихтыярыңны үтәү, и Раббым, миңа рәхәтлек китерә, синең кануның йөрәгем түрендә» (Зәбур 40:8)

Сораулар: Йосыф белән Мәрьям, Гайсәне югалткач, аны кайда тапкан? Ни өчен ул анда булган?

Маттай 13:55, 56; Марк 6:3; Лүк 2:40—52; 4:16; Канун 16:15, 16

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу