3 НЧЕ ҖЫР
Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз
Бастырылган версия
1. И Йәһвә Алла, рәхмәт сиңа,
Безгә өмет бирдең.
Бу өмет белән яшибез.
Бәхет юлын ачтың.
Әмма тормышта борчылулар
Күңелгә курку сала.
Һәм өмет, балкып торса да,
Кинәт сүнеп кала.
КУШЫМТА:
И Йәһвә, Кыябыз,
Син — ышык урын.
Эзлибез синдә сыеныч.
Тормышта, хезмәттә
Һич калдырмыйсың.
Син — нык, какшамас таяныч.
2. Яхшылык кылган чакларыңны
Булыш онытмаска.
Юатып, ярдәм итәсең
Безгә бирешмәскә.
Бу хакта уйлау көч-дәрт бирә —
Кабына өмет янә.
Тормышта авыр булса да,
Ышык урын — синдә.
КУШЫМТА:
И Йәһвә, Кыябыз,
Син — ышык урын.
Эзлибез синдә сыеныч.
Тормышта, хезмәттә
Һич калдырмыйсың.
Син — нык, какшамас таяныч.
(Зәб. 72:13, 14; Гыйб. сүз. 3:5, 6, 26; Ирм. 17:7 дә кара.)