Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • scl 105-106 б.
  • Хөкүмәтләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хөкүмәтләр
  • Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
scl 105-106 б.

Хөкүмәтләр

Мәсихчеләр нинди хөкүмәткә тугрылык саклый?

Мт 6:9, 10, 33; 10:7; 24:14

Дн 7:13, 14 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 89:18—29. Йәһвә Аллаһы Мәсих-Патшага бар патшалар өстеннән хакимлекне биргән

    • Ач 12:7—12. Соңгы көннәр башлангач, Гайсә күктә Патша булып киткән һәм Шайтанны күктән бәреп төшергән

Мәсихнең майланган шәкертләренең роле нинди?

2Кр 5:20; Фп 3:20, 21

Мәсихчеләр хөкүмәткә хөрмәт күрсәтә

Ни өчен без законга буйсынырга һәм салымнар түләргә тиеш?

Рм 13:1—7; Тит 3:1; 1Пт 2:13, 14

Рс 25:8 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Мт 22:15—22. Гайсә салымнар түләүгә кагылышлы четерекле сорауга оста итеп җавап биргән

Ни өчен без хәтта эзәрлекләүчеләрдән дә үч алмыйбыз?

Ях 18:36; 1Пт 2:21—23

«Эзәрлекләүләр» дигән теманы да карагыз

Мәсихче нейтралитет

Хакимият кешеләрен хөрмәт итсәк тә, ни өчен без, алар Аллаһының канунын бозарга таләп итсә, аларга буйсынмыйбыз?

Рс 4:18—20; 5:27—29

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Дн 3:1, 4—18. Бабыл патшасының боерыгы Аллаһының канунына каршы булганга, өч яшь еврей аңа буйсынмаган

    • Дн 6:6—10. Дарий патша дога кылмаска боергач, олы яшьтәге Даниял бу законга буйсынмаган

Сәяси нейтралитет турында әйткәндә, Гайсә үз шәкертләренә нинди үрнәк калдырган?

Мт 4:8—10; Ях 6:15

Аллаһы потка табынуны тыя. Моны истә тоту мәсихчеләргә сәяси нейтралитет сакларга ничек булыша?

Чг 20:4, 5; 1Кр 10:14; 1Ях 5:21

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Дн 3:1, 4—18. Нәбукаднизар патша зур сын торгызган (күрәсең, ул Мардук илаһына багышланган булган) һәм халыкка аңа табынырга кушкан

Хөкүмәт сугышта катнашырга боерса, мәсихчеләр нинди принциплар буенча эш итәр?

Иш 2:4; Ях 18:36

Зб 11:5 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 26:50—52. Гайсә аның шәкертләре сугышларда катнашырга тиеш түгел икәнен ачык итеп күрсәткән

    • Ях 13:34, 35. Гайсә үз шәкертләренә бер-берсен яратырга кушкан. Мәсихче, сугышка барып, кешеләрне һәм, бәлки, хәтта үз кардәшләрен үтерсә, Гайсәнең әмерен бозган булыр

Ни өчен мәсихчеләр сәяси протестларда катнашмый?

Гс 24:21, 22; Рм 13:1—7; 1Пт 2:17

Безне тынычлык бозуда һәм хөкүмәткә каршы килүдә нахакка гаепләсәләр, ни өчен бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел?

Лк 23:1, 2; Ях 15:18—21

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Рс 16:19—23. Рәсүл Паул белән Силас вәгазьдә катнашканнары өчен эзәрлекләүләргә очраган

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу