Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • scl 30-31 б.
  • Гайсә Мәсих

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Мәсих
  • Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
scl 30-31 б.

Гайсә Мәсих

Йәһвәнең ниятендә Гайсәнең роле нинди?

Рс 4:12; 10:43; 2Кр 1:20; Фп 2:9, 10

Гс 8:22, 23, 30, 31; Ях 1:10; Ач 3:14 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 16:13—17. Рәсүл Петер Гайсәне Мәсих дип һәм Аллаһының Улы дип атаган

    • Мт 17:1—9. Өч рәсүл күренештә Гайсәнең булачак данын күргән һәм Аллаһының: «Бу минем сөекле Улым»,— дигән тавышын ишеткән

Гайсә бар кешеләрдән нәрсә белән аерылып торган?

Ях 8:58; 14:9, 10; Кл 1:15—17; 1Пт 2:22

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 21:1—9. Гайсә тантаналы рәвештә Иерусалимга кергәндә, Йәһвәнең Мәсих-Патша турындагы пәйгамбәрлеге үтәлгән

    • Ев 7:26—28. Рәсүл Паул Баш Рухани Гайсәнең бүтән баш руханилардан нәрсә белән аерылып торганын аңлаткан

Гайсәнең могҗизалары аның үзе һәм Атасы турында нәрсәне ачыклый?

Ях 3:1, 2; 5:36

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 4:23, 24. Гайсә җеннәрдән кодрәтлерәк булуын һәм кешеләрне чирләрдән савыктыра алуын күрсәткән

    • Мт 14:15—21. Гайсә могҗизалы рәвештә меңләгән ач кешене биш икмәк һәм ике балык белән туендырган

    • Мт 17:24—27. Гайсә кылган могҗиза ярдәмендә Петернең салым түләр өчен акчасы булган; нәтиҗәдә, яһүдләрнең Гайсәне һәм шәкертләрне гаепләр өчен сәбәпләре калмаган

    • Мк 1:40, 41. Гайсә, махаулы кешене кызганып, аны савыктырган; бу аның авырган кешеләрне савыктырырга теләгәнен күрсәткән

    • Мк 4:36—41. Гайсә, көчле давылны тынычландырып, Атасы аңа табигать көчләре өстеннән кодрәт биргәнен күрсәткән

    • Ях 11:11—15, 31—45. Гайсә, дусты Лазар үлгәч, елаган; аны үледән терелтеп, ул үлемне һәм үлем китергән кайгыны нәфрәт иткәнен күрсәткән

Гайсә вәгазьләгән хәбәрнең төп темасы нинди булган?

Мт 9:35; Лк 4:43; 8:1; Ях 18:37

Гайсә, җирдә яшәгәндә, нинди күркәм сыйфатлар күрсәткән?

Ачык йөзле: Мт 13:2; Мк 10:13—16; Лк 7:36—50

Басынкы: Мт 11:29; 20:28; Ях 13:1—5; Фп 2:7, 8

Зирәк: Мт 12:42; 13:54; Кл 2:3

Кызганучан; шәфкатьле: Мк 5:25—34; Лк 7:11—15

Кыю: Мт 4:2—11; Ях 2:13—17; 18:1—6

Тыңлаучан: Лк 2:40, 51, 52; Ев 5:8

Яратучан: Ях 13:1; 14:31; 15:13; 1Ях 3:16

Ни өчен Гайсә үз тормышын корбан иткән? Бу безгә нинди файда китерә?

Мт 20:28; Ях 3:16; Рс 10:43; 1Ях 4:9, 10

Ни өчен без Гайсә Мәсихнең күктәге Патшабыз булуына шатланабыз?

Зб 72:12—14; Дн 2:44; 7:13, 14; Ач 12:9, 10

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 45:2—7, 16, 17. Бу мәдхиядән күренгәнчә, Аллаһы сайлаган Патша үз дошманнарын җиңәчәк; ул хакыйкать, басынкылык һәм тәкъвалык белән идарә итәчәк

    • Иш 11:1—10. Гайсә идарә иткәндә, җирдә оҗмах булачак

Гайсә якын киләчәктә нәрсә эшләячәк?

2Тс 1:7—9; 2:8; Ач 19:11—21

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу