Тыңлаучанлык
Тыңлаучан булу никадәр мөһим?
Чг 19:5; Кн 10:12, 13; Вг 12:13; Яг 1:22
Изге Язмалардагы мисаллар:
1Иш 15:17—23. Ишмуил пәйгамбәр Шаул патшаны тыңламаучанлыгы өчен шелтәләгән һәм тыңлаучанлыкның мөһимлеген ассызыклаган
Ев 5:7—10. Үз Атасына һәрвакыт тыңлаучан Гайсә, җирдә газаплар кичереп, яңа шартларда тыңлаучан булырга өйрәнгән
Хакимият кешеләре мәсихчедән Аллаһының канунына буйсынмаска таләп итсә, ул нәрсә эшләргә тиеш?
Изге Язмалардагы мисаллар:
Дн 3:13—18. Өч еврей егете, тормышларына куркыныч янаса да, Нәбукаднизар патша куйган алтын сынга сәҗдә кылудан баш тарткан
Мт 22:15—22. Гайсә үз шәкертләрен, хөкүмәт вәкилләре Аллаһының әмерләрен бозарга таләп итмәсә, аларга тыңлаучан булырга өйрәткән
Рс 4:18—31. Югары киңәшмә әгъзалары рәсүлләргә бүтән вәгазьләмәскә боергач, алар бу боеруга буйсынмаган һәм кыюлык белән вәгазьләүләрен дәвам иткән
Йәһвәгә гомер буе тыңлаучан булырга безгә нәрсә булышыр?
Кн 6:1—5; Зб 112:1; 1Ях 5:2, 3
Зб 119:11, 112; Рм 6:17 не дә карагыз
Йәһвәгә һәм Гайсәгә тыңлаучан булырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?
Ни өчен тыңлаучан булуыбызда иманыбыз чагыла дип әйтеп була?
Кн 9:23 не дә карагыз
Изге Язмалардагы мисаллар:
Яр 6:9—22; Ев 11:7. Нух, көймәне «нәкъ Аллаһы кушканча» төзеп, үз иманын күрсәткән
Ев 11:8, 9, 17. Ибраһим, Ур шәһәрен калдырып һәм улын корбанга китерергә әзер булып, нык иман күрсәткән
Йәһвә тыңлаучан кешеләрне ничек фатихалый?
Изге Язмалардагы мисаллар:
Лв 26:3—6. Йәһвә тыңлаучан кешеләрне фатихаларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иткән
Сн 13:30, 31; 14:22—24. Кәлеб Аллаһыга буйсынырга тәвәккәл булган һәм, нәтиҗәдә, Аллаһының фатихаларын татыган
Тыңламаучанлык нәрсәгә китерә?
Изге Язмалардагы мисаллар:
Яр 2:16, 17; 3:17—19. Йәһвә Аллаһыга буйсынмаганга, Адәм белән Хаува оҗмахны, камиллекне һәм мәңгелек тормышны югалткан
Кн 18:18, 19; Рс 3:12, 18, 22, 23. Йәһвә Мусадан бөегрәк пәйгамбәр киләчәк дип вәгъдә иткән һәм аны тыңламаган һәр кеше җавапка тартылган булачак дип әйткән
Яһ 6, 7. Фетнәчел фәрештәләр һәм Сәдүм белән Гамурада яшәүчеләр, Йәһвәне тыңламыйча, аны ярсыткан
Ни өчен Гайсә Мәсихне тыңларга кирәк?
Изге Язмалардагы мисал:
Ях 12:46—48; 14:24. Гайсә Мәсих үзен тыңламаган кешеләрне хөкем көтә дип кисәткән
Ни өчен мәсихчеләр җыелыштагы өлкәннәргә тыңлаучан булырга тиеш?
Ни өчен мәсихче хатын үз иренә буйсынырга тиеш?
Ни өчен балалар үз ата-аналарына тыңлаучан булырга тиеш?
Изге Язмалардагы мисаллар:
Яр 37:3, 4, 8, 11—13, 18. Яшь Йосыф, абыйлары аны нәфрәт итсә дә, атасының үтенечен үтәп, аларның хәлләрен белешергә дип алар янына барган
Лк 2:51. Гайсә, камил булса да, үзенең камил булмаган ата-анасына буйсынган