Нью-Йорктан күчеп киткәч, аңа нәрсә җитми
«АЛЛА Сүзен, Изге Язмаларны, көн саен укы» дигән язу Бруклиндагы Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең типографиясе бинасында 1950 елдан бирле язып куелган. Якын-тирәдә яшәүчеләр, туристлар һәм бу районнан үтүче башка кешеләр дә Изге Язмаларны көн саен укырга чакыручы шул язуны күрәләр. Түбәндәге, яшь Шаһитче-кыз тарафыннан язылган хат, моның шулкадәр тәэсирле булуын күрсәтә.
«Без классташ кыз белән мин мәктәпне тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнергә теләвем турында сөйләшеп утырдык. Мин Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсе — Вефиль турында сөйли башлагач, ул дәртләнеп китте һәм үзенең бөтен тормышын Нью-Йоркта үткәргәнен әйтте. Аларның гаиләләре дини түгел, әмма ул һәр иртән тәрәзәгә караганда: «Алла Сүзен, Изге Язмаларны, көн саен укы»,— дигән язуны күргән. Шуңа күрә ул һәр көн саен мәктәпкә барганчы Изге Язмаларны укыган.
Аның әйтүе буенча, Нью-Йорктан икенче шәһәргә күчеп киткәч, иртәләрен аңа, элек көн саен үзенең тәрәзәсеннән күренеп торган, Изге Язмаларны укырга кирәклеген исенә төшерүче язу җитми. Әмма Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең бинасында шул язу булганга күрә, Изге Язмаларны уку аның гадәтенә кергән, шуңа күрә ул Изге Язмаларны һәр көн саен укуын дәвам итә!»
Яңа көнне Алла Сүзен укып башлаудан да яхшырак нәрсә бар микән! Шулай эшләп, сез, һичшиксез, рәсүл Пауалның: «Изге язмалар... сине коткарыр өчен, Гайсә Мәсихкә ышану аша, акыллыландыра алыр»,— дигән сүзләренең мәгънәсен аңларсыз (2 Тимәтигә 3:15—17).