Йәһвәгә тугрылыклы булып калыгыз
БҮГЕНГЕ көндә тугрылыклы кешеләр сирәк очраса да, шушы сыйфат хакыйкый Йәһвә Алланың хезмәтчеләрен аерып тора. Тугрылыклы кеше сынауларда нык булып кала һәм вакыт узу белән һич тә какшамый. Мәсәлән, тугрылыклы булган Езеки патша. Аның турында Изге Язмаларда: «Барлык Яһүди патшалары арасында аңа кадәр дә һәм аннан соң да аңа тиң беркем дә булмаган»,— дип әйтелгән. Езекинең үзенчәлеге нәрсәдә булган? Молох дигән илаһига табынучылар арасында яшәсә дә, «ул Ходайга ияреп йөргән». Әйе, Езеки «[Йәһвәдән] тайпылмыйча аның кануннарын үтәгән» (4 Патшалык 18:1—6).
Йәһвәгә тугрылыклы булып калган кешеләрнең тагын берсе — рәсүл Пауал. Безгә аның хезмәте турында Грек Язмалары белдереп һәм Пауалның Аллага өзлексез, чын күңелдән хезмәт иткәнен ачык рәвештә күрсәтәләр. Җирдәге тормышының азагында Пауал үзе турында: «Мин яхшы батырлык белән көрәштем, ярышны тәмамладым, иманымны саклап калдым»,— дип әйтә алган (2 Тимәтигә 4:7).
Езеки белән Пауал безгә тугрылыкның искиткеч мисаллары булып торалар. Әйдәгез, Бөек Аллабыз Йәһвәгә тугрылыклы булып аларның иманнарына охшарга тырышыйк (Еврейләргә 13:7).