Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w01 1.2. 32 б.
  • «Бердәмлек үрнәге»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Бердәмлек үрнәге»
  • Күзәтү манарасы 2001 ел
Күзәтү манарасы 2001 ел
w01 1.2. 32 б.

«Бердәмлек үрнәге»

ШУЛАЙ дип Идаятуба шәһәре газетасында бастырылган мәкалә аталган иде (Бразилия, Сан-Паулу). Үрнәк булып кем хезмәт иткән соң? Мәкалә авторы болай дип яза: «Йәһвә Шаһитләре „Патшалык Залы“ дип атала торган яңа гыйбадәтханә яисә лекторий төзергә планлаштырганнар. Алар игътибарсыз калдырып булмый торган хезмәттәшлекнең яхшы тормыш мисалы».

Моңа охшаш очракларда Йәһвә Шаһитләре арасында булган бердәмлек күренеп тора. Мәсәлән, мәкаләдә: «Ирекле эшчеләрнең — ир-атлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр — Аллага бергә гыйбадәт кылырга зал төзү өчен ничек бердәм рәвештә энтузиазм белән эшләгәннәрен күрү күңелне йомшарта»,— дип билгеләнә.

Йәһвә Шаһитләре башка очракларда да яхшы үрнәк күрсәтәләр. Мәкаләдә: «Изге Язмаларны өйрәнү һәм дога кылудан башка аларның максаты — эчкечеләргә һәм наркоманнарга реабилитацияләнүгә ярдәм итү һәм шулай ук кешеләргә яратуга һәм бердәмлеккә юл күрсәтү»,— дип билгеләнгән иде. Моңа алар ничек ирешәләр соң? Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның киңәшләрен куллану кешегә кимчелекләрдән котылырга ярдәм иткәнен беләләр. Шуңа күрә алар Изге Язмалардан нәрсә белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә тырышалар. Мәкалә Йәһвә Шаһитләре — бу «һичшиксез, тоткарлыксыз иярергә кирәк булган үрнәк»,— дип тәмамлана.

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары барлык кешеләр өчен дә ачык һәм анда бернинди дә акча җыю юк. Сезне дә чын күңелдән сезгә якын булган Патшалык Залына килергә чакыралар.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу