Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w02 1.8. 20 б.
  • Тетраграмматон. Септуагинтада

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тетраграмматон. Септуагинтада
  • Күзәтү манарасы 2002 ел
Күзәтү манарасы 2002 ел
w02 1.8. 20 б.

Тетраграмматон. Септуагинтада

АЛЛА исеме, Йәһвә, тетраграмматон, ягъни дүрт яһүд хәрефе יהוה (ЙХВХ) белән бирелгән. Озак вакыт Тетраграмматон Септуагинта күчермәләрендә юк, дип уйлаганнар. Шунлыктан, Мәсихче Грек Язмаларын язучылар Яһүд Язмаларыннан өземтә китергәндә Алла исемен кулланмаганнар, дип саналган.

Якынча соңгы гасырда эшләнгән ачышлар Алла исеменең Септуагинтада булуын күрсәтә. Бер чыганакта болай дип әйтелә: «Эллинизм йогынтысына бирелгән Яһүдләр Алланың изге исемен төгәл итеп саклап калырга шулкадәр теләгәннәр, хәтта Яһүд Язмаларын грек теленә тәрҗемә иткәндә, Тетраграмматонның чын хәрефләренең күчермәсен алып Грек текстына куйганнар».

Сул яктагы фотода күрсәтелгән папирус кулъязмасының өзеге — сакланып калынган нөсхәләрнең берсе генә. Мисырда, Оксиринхта табылган һәм 3522 нче номер белән билгеләнгән бу өзек безнең эраның беренче гасырынаa туры килә. Аның зурлыгы 7 гә 10,5 см, һәм анда Әюп 42:11, 12 дән өземтә китерелә. Андагы Тетраграмматон (түгәрәккә алынган) борынгы Яһүд хәрефләре белән язылганb.

Ә Мәсихче Грек Язмаларының беренче күчермәләрендә Алла исеме очрыймы? Галим Джордж Ховард болай дип әйтә: «Тетраграмматон, беренче гасырдагы чиркәү кулланган Грек телендәге Язмаларның [Септуагинта] күчермәләрендә язылган. Шуңа күрә Яңа Васыятьне язучылар, Язмалардан өземтә китергәндә, Тетраграмматонны текстта саклаганнар, дип санау нигезле». Күрәсең, шуннан соң тиз арада күчереп язучылар Алла исемен Ки́риос (Ходай) һәм Тео́с (Алла) кебек сүзләр белән алмаштыра башлаганнар.

[Искәрмәләр]

a Оксиринхта табылган папирус кулъязмалары турында күбрәк мәгълүматлар алыр өчен, «Күзәтү Манарасы»ның (рус) 1992 ел 15 февраль санының 26—28 нче битләрен карагыз.

b Алла исеме язылган башка борынгы кулъязма нөсхәләрен табар өчен, Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсе — Искәрмәләр белән, кушымта 1С ны карагыз.

[20 биттәге иллюстрация]

Egypt Exploration Society рәхимле рөхсәтеннән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу