Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w06 1.9. 2-3 б.
  • Юашлар җирне мирас итеп алачак

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Юашлар җирне мирас итеп алачак
  • Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Оҗмахта күрешербез!»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • «Күктәге кебек, җирдә дә»
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Оҗмахта яшәргә өметең ныкмы?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күзәтү манарасы 2006 ел
w06 1.9. 2-3 б.

Юашлар җирне мирас итеп алачак

Мин табигать үзгәрәчәк һәм яңарачак дип уйлыйм. [...] Юк, иртәгә түгел. Ул яңа күк һәм яңа җир булгач — ерак киләчәктә яңарачак. Жан-Мари Пельт, Франция иленең экологы

ҖИРНЕҢ экологиясе, кеше тормышы һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр күпләрне борчый. Мондый кешеләр җирнең оҗмах булуын теләр иде. Андый теләк кешеләрдә XXI гасырда гына түгел, ә шулай ук борынгы заманда да булган. Изге Язмаларда күп еллар элек җирдә яңадан Оҗмах булачак дигән вәгъдә язылган булган. Гайсә пәйгамбәр: «Юашларга... Аллаһы... җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән. Ул шулай ук: «Күктәге кебек, җирдә дә... [Аллаһының] ихтыяры гамәлгә ашсын»,— дип әйткән. Аның бу сүзләре бар кешеләргә билгеледер (Маттай 5:5; 6:10). Әмма юашларның җирдәге оҗмахта яшәячәгенә бүген әз кеше ышана. Үзләрен христиан дип атаган күп кешеләр Оҗмах булачагына ышанмый.

Ни өчен күп кешеләр күктә яки җирдә Оҗмах булачагына ышанмый? Мәсәлән, католиклар турында Франциядә һәр атна чыга торган «Ви» исемле журналда болай дип әйтелә: «Католик чиркәүләрендә оҗмах турындагы тәгълимат 19 гасыр дәвамында төп тәгълимат булган. Әмма хәзер бу тәгълимат турында чиркәүләрдә әйтелми. Оҗмах турында якшәмбе көнне яңгыраган вәгазьләрдә, теологик курсларда һәм катехизис буенча дәресләрдә дә ишетелми. «Оҗмах» дигән сүз «серле» булып күренә, ул «буталчыклык» уята. Вәгазь сөйләүчеләр юри аның турында сөйләми, чөнки бу сүз «җирдәге рәхәт тормышны чиктән тыш матур итеп күрсәтә».

Дини сораулар белән шөгыльләнгән социолог Фредерик Ленуар өчен оҗмах — бу «күп тапкырлар кабатлана торган гадәти сүз». Оҗмах турында берничә китап язган тарихчы Жан Делюмо Изге Язмалардагы вәгъдәләрнең үтәлеше иң элек символик мәгънә йөртә дип саный. Ул болай дип яза: «Христиан диннәрендә: „Нәрсә ул бүген Оҗмахка өметләнү?“ — дигән сорауга бер үк җавап бирәләр: „Коткаручының терелүе ярдәмендә бервакыт шундый көн киләчәк: без бер-беребезне кулларыбыздан тотачакбыз һәм күзләребез ләззәт күрәчәк“».

Җирдәге оҗмах турындагы хәбәр безгә берәр ничек кагыламы? Җир белән нәрсә булачак? Сез киләчәкне ачык итеп күрәсезме яки ул сезнең өчен күренер-күренмәс генәме? Бу сорауларга җавап чираттагы мәкаләдә бирелер.

[2 биттәге иллюстрация]

COVER: Emma Lee/Life File/Getty Images

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу