Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.4. 32 б.
  • «Ул безне күндерде»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Ул безне күндерде»
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.4. 32 б.

«Ул безне күндерде»

КӨНЧЫГЫШ илләрендә яшәүче кешеләр кунакчыл булулары белән билгеле. Мәсәлән, Һиндстан илендә гаилә, кунакны ашатыр өчен, хәтта ач та булып калырга мөмкин. Ә Иранда яшәүче әни кеше суыткычны һәрвакыт ашамлыклар белән тутыра. Ул моны көтмәгәндә килгән кешегә кунакчыллык күрсәтер өчен эшли.

Андый юмартлык рухын Изге Язмаларда әйтелгән күп кешеләр күрсәткән. Аларның берсе — Лудия. Ул, күрәсең, яһүдләр динен кабул иткән һәм Македуния өлкәсенең төп шәһәрендә, Филиппуйда яшәгән. Бер шимбә көнне рәсүл Паул һәм аның юлдашлары Филиппуй янындагы елга буенда Лудия һәм башка хатын-кызлар белән очрашкан. Паул сөйләгән сүзләргә Йәһвә Лудиянең йөрәген ачкан. Нәтиҗәдә Лудия һәм аның өендәгеләре суга чумдырылу үткәннәр. Лудия Паул белән аның юлдашларына: «Мине Раббыга иман итүче дип санасагыз, өемә керегез»,— дип ялварып күндергән. Паулның юлдашы Лүк: «Ул безне күндерде»,— дип язган (Рәсүлләр 16:11—15).

Лудия кебек, бүгенге мәсихчеләр дә кардәшләренә, мәсәлән, күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм аларның хатыннарына кунакчыллык күрсәтәләр. Мәсихчеләр аларны «күндерәләр», ягъни кунакка чакыралар. Кунакчыллык күрсәткән хуҗаларга файда китерүче сөйләшүләр фатиха һәм шатлык китерә. Йәһвә Шаһитләренең күпчелеге бай булмаса да, алар «кунакчыл» (Римлыларга 12:13; Еврейләргә 13:2). Юмартлык рухы аларга чын бәхет китерә. Гайсә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дип әйткәндә, һичшиксез, хак булган (Рәсүлләр 20:35).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу