Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.2. 32 б.
  • Тел нинди көчкә ия?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тел нинди көчкә ия?
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.2. 32 б.

Тел нинди көчкә ия?

ЖИРАФНЫҢ теле бик көчле һәм аның озынлыгы 45 сантиметр. Ул теле белән агач ботакларыннан яфракларны өзеп ала. Ә зәңгәр кит теленең авырлыгы бер фил авырлыгына тиң. Андый телне урыныннан кузгатыр өчен генә бик күп көч кирәк!

Кеше телен бу телләр белән чагыштырсаң, ул кечкенә, җиңел һәм көчсез күренә. Шулай да ул күпкә көчлерәк. Кеше тәненең бу кечкенә әгъзасы турында Изге Язмаларда «Үлем һәм яшәү — тел хакимлегендә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 18:21). Чыннан да алдау, ялган шаһитлек аркасында күп гаепсез кеше газаплар кичергән, күп кеше үлгән. Болар барысы да кеше теленең үлем китерүче көче. Инде ничә тапкыр без аның андый эшләре турында ишеттек!

Күп еллар дус булган кешеләр бер-берсен мыскыллап әйткәндә дуслыкларын җимергән. Тупас сүзләр кеше җанын яралаган. Дусларыннан күп гаделсез гаепләүләр ишеткән Әюб: «Җанымны күпме инде газапларсыз һәм күпме инде мине үз сүзләрегез белән яраларсыз?» — дип кычкырган (Әюб 19:2). Шәкерт Ягъкуб йөгәнсез телнең һәлакәтле көчен мондый сүзләр белән сурәтләп биргән: «Тел дә... гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, бөек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мөмкин. Тел дә — ут» (Ягъкуб 3:5, 6).

Әмма тел кешегә тормыш та китерергә мөмкин. Башка кеше хәленә керә алган кеше юатучы сүзләр әйтеп кешене депрессиядән һәм үз-үзенә кул салудан саклап калган. Яхшы киңәш аны тормышта кулланганнан соң күп наркоманнар һәм җинаятьчеләрнең гомерен саклап калган. Әйе, тәкъва кешенең теле — «тереклек агачы» һәм «әдәпле әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек» (Гыйбрәтле сүзләр 15:4; 25:11).

Әмма Йәһвә Аллаһыны данлаганда, Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне сөйләгәндә һәм башкаларны Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләргә өйрәткәндә тел иң зур файда китерә. Ни өчен алай дип әйтеп була? Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3; Маттай 24:14; 28:19, 20).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу