Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.4. 32 б.
  • Аллаһы синең эшләреңне күрәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы синең эшләреңне күрәме?
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.4. 32 б.

Аллаһы синең эшләреңне күрәме?

БӨЕК Барлыкка Китерүче Йәһвә сине күрәме? Әлбәттә! Чөнки Зәбур китабында: «Күз бирүче күрмәсмени?» — дип ачыктан-ачык әйтелә (Мәдхия 93:9). Йәһвә кешеләргә караганда күпкә яхшырак күрә. Ул кешене тышкы яктан гына түгел, ә шулай ук кеше «күңелен» һәм «йөрәген» күрә (Гыйбрәтле сүзләр 17:3; 21:2). Ул безнең фикерләребезгә, берәр эшкә безне дәртләндергән эчке теләгебезгә һәм яшерен теләкләребезгә бәя бирергә сәләтле.

Йәһвә без кичергән авырлыкларны күреп тора һәм догаларыбызга җавап бирә. «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында. Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 33:16, 19). Әйе, Йәһвә безнең нинди шартларда яшәгәнебезне күрә һәм без аңардан ялварып сораганда догаларыбызны тыңлый. Бу безне чыннан да юата!

Йәһвә хәтта яшерен эшләрне дә күрә. «Аның алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә» (Еврейләргә 4:13). Әйе, ул безнең яхшы эшләребезне дә, начар эшләребезне дә күрә (Гыйбрәтле сүзләр 15:3). Мәсәлән Яратылыш 6:8, 9 да «Раббы хозурында фәкать Нух кына мәрхәмәткә лаек күренде» һәм ул «Аллаһы юлында йөрүче кеше иде» дип әйтелә. Нух Аллаһыга тыңлаучан булган һәм аның гадел принциплары буенча яшәгән, шуңа күрә Йәһвә аны хуплаган һәм фатихасын биргән (Яратылыш 6:22). Ә ул заманда яшәгән кешеләр мәрхәмәтсез һәм бозык булганнар. Аллаһы аларның эшләренә дә игътибар иткән. «Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта». Соңрак Йәһвә бозык кешеләрне юк иткән, ә Нух һәм аның гаиләсен саклап калган (Яратылыш 6:5; 7:23).

Аллаһы сиңа карата да мәрхәмәтле булырмы? Шуны истә тот: Йәһвә күзләре «йөрәкләре аның белән тулысынча булганнарга игелек күрсәтер өчен, барлык җирне күзәтә» (2 Паралипоменон 16:9). Тиздән ул җирдәге бар бозык кешеләрне юк итәчәк, ә юашларны коткарачак (Мәдхия 36:10, 11).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу