Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.1. 3 б.
  • Тагын берәрне җибәрергәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тагын берәрне җибәрергәме?
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алкогольгә дөрес караш үстерегез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ничек исерткеч эчемлекләрне чамалап эчәргә?
    Төрле темалар
  • Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Исерткеч эчемлекләргә дөрес караш сакла
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.1. 3 б.

Тагын берәрне җибәрергәме?

АЛЛЕН исерткеч эчемлекләрне 11 яшеннән эчә башлаганa. Ул үз яшьтәшләре белән бергә урманга барып, фильмнардагы артистлар кебек, кыланып уйнаган. Кыланулары кылану булып кына калса да, алар эчкән исерткеч эчемлекләр чын булган.

Тони 40 яшьләренә кадәр һәр кич бер-ике рюмка гына эчсә, 40 тан соң әкрен-әкрен генә аларның санын биш-алтыга җиткергән. Ахыр чиктә ул көненә ничә рюмка эчкәнен хәтерләми дә башлаган.

Аллен үзенең бу начар гадәтен җиңәр өчен, ярдәм эзләгән. Ә Тони гаиләдәгеләр һәм дуслар аңа ярдәм кулы сузгач, аны кире каккан. Аллен исән һәм үзе турында үзе сөйләп биргән, ә Тони берничә ел элек чиктән тыш күп исерткеч эчемлек эчкәннән соң авариягә эләгеп һәлак булган.

Кеше чиктән тыш күп эчкәндә бер үзе генә булса да, моның «җимешләрен» башкаларга татып карарга туры килә һәм бу еш кына аларга зур зыян китерәb. Исерек кеше башкаларга ташлана, тәннәр, йөрәкләр җәрәхәтләнә, андый кешеләр аркасында эштә дә, юлда да аварияләр була, кешеләр үлә. Чиктән тыш эчкән кешенең сәламәтлеге начарлана. Андый кешеләр аркасында җәмгыять һәр ел миллиардлаган доллар зыян күрә. Ә эчүнең бу кешенең үзенә, гаиләсенә һәм балаларына китергән зыяны турында әйтеп торасы да юк.

Шулай да, Кушма Штатларның Сәламәтлек саклау буенча милли институты билгеләвенчә, «кеше регуляр эчсә дә, бу аңа инде ярдәм итәргә кирәк дигәнне аңлатмый, һәм, киресенчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәр көн эчмәскә дә мөмкин». Күпләр алкоголик булмаса да, үзләре моны аңлап бетермичә, чамадан тыш күп эчәләр. Башкалары вакыт-вакыт эчсә дә, бер утыруда биштән артык рюмка куәтле эчемлек эчеп куялар.

Сезнең өчен чиктән тыш күп исерткеч эчемлек бу күпме эчемлек? Сезгә тагын берәрне җибәреп булганын кайдан беләсез? (Гыйбрәтле сүзләр 23:29, 30). Чираттагы мәкаләләрдә бу сорауларга җавап бирелә.

[Искәрмәләр]

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Алкоголизм белән авыручы ир-атлар саны хатын-кызлар саны белән чагыштырганда якынча дүрт тапкыр күбрәк булса да, бу мәкаләләрдәге принципларны бар кешеләргә кулланып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу