ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАПЛАР
Иблисне кем барлыкка китергән?
Аллаһы Иблисне барлыкка китермәгән. Аллаһы фәрештәне барлыкка китергән, ә ул үзе соңрак Иблис яки Шайтан булып киткән. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча Иблис кайчандыр гадел һәм гөнаһсыз булган. Димәк, иң башта Иблис Аллаһының тәкъва фәрештәсе булган. (Яхъя 8:44 не укыгыз.)
Ничек фәрештә Иблис булып киткән?
Иблис булып киткән фәрештә Аллаһыга каршы чыккан һәм беренче кешеләрне үзенә кушылырга котырткан. Шулай итеп ул үз-үзен Шайтан иткән, бу сүз «Дошман» дигәнне аңлата. (Яратылыш 3:1—5; Ачылыш 12:9 ны укыгыз.)
Аллаһының акылга ия булган затларының сайлау иреге булган. Иблис булып киткән фәрештәнең дә сайлау иреге булган: ул үзе нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен сайлый алган. Әмма ул башкаларның үзенә табынуын теләгән. Аның данлы булырга теләге үсә барган һәм хәтта Аллаһыга яраклы булырга теләгеннән көчлерәк булып киткән. (Маттай 4:8, 9; Ягъкуб 1:13, 14 не укыгыз.)
Иблис кешеләргә бүген ничек йогынты ясый? Сез аңардан куркырга тиешме? Бу сорауларга җавапларны сез Изге Язмаларда таба аласыз.