Ни өчен шулкадәр күп кеше газап чигә?
Ни өчен шулкадәр күп кеше газап чигә һәм ни өчен кешеләрнең газапларны бетерергә тырышлыклары уңышсыз кала? Бу сорауга җавап алыр өчен, бу хәлнең чын сәбәпләрен беләргә кирәк. Сәбәпләр күп төрле һәм катлаулы булса да, алар Изге Язмаларда ачыкланып бирелә. Шушы мәкаләдә без газап чигүнең биш төп сәбәбен карап чыгарбыз. Без сезне Изге Язмаларда әйтелгәнне җентекләп тикшерергә һәм Аллаһы Сүзе ярдәмендә кешеләрнең газап чигүенең төп сәбәбен белергә чакырабыз (2 Тимутигә 3:16).
НАЧАР ИДАРӘ ИТҮЧЕЛӘР ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТӘ
«Яманнар хакимлек иткәндә халык ыңгырашып елар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 29:2).
Тарих дәвамында идарә иткән күп кенә явыз дәүләт башлыклары үз гражданнарына кайгы-хәсрәтләр генә китергән. Әлбәттә, барысы да түгел. Кайберәүләр изге ният белән үз гражданнарына булышырга тели. Әмма бер көн хакимияткә ия булгач, алар еш кына шуны күрәләр: аларның тырышлыклары юкка гына булып чыккан. Ни өчен? Ярышулары һәм хакимият өчен көрәшүләре аркасында. Моннан тыш, алар гражданнарына зыян китереп хакимияттән үз максатлары өчен файдалана. АКШның элекке дәүләт сәркатибе Генри Киссинджер: «Тарих — уңышсыз тырышлыклар, өзелгән өметләр турында хикәя»,— дип әйткән.
Изге Язмаларда да: «Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый»,— дип әйтелә (Иремия 10:23). Камил булмаган кешенең үзенең бар авырлыкларын уңышлы чишәр өчен кирәкле акыллыгы да, алдан күреп эш итү сәләте дә җитми. Әгәр дә кеше «үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» икән, ничек инде ул халыкларның «адымнарына юнәлеш бирә» алсын?! Хәзер ни өчен идарә итүчеләр газапларны бетерә алмый икәнен аңлыйсызмы? Әйе, газапларның сәбәбе еш кына — начар идарә итүчеләр!
ЯЛГАН ДИН ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТӘ
«Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Яхъя 13:35).
һәр конфессиянең җитәкчесе мәхәббәтне һәм бердәмлекне вәгазьли. Әмма чынлыкта алар үз кешеләрен бер-берсенә тигез карап яшәсен өчен тиешле итеп яратырга өйрәтә алмый. Дин кешеләргә мәхәббәт үстерергә булышыр урынына еш кына халыклар һәм милләтләр арасындагы бүленешләргә һәм конфликтларга үз өлешен кертеп тора, аларны бер-берсенең карашларына түземле булырга өйрәтми. Теолог Ханс Кюнг үзенең бер китабында болай дип язган булган: «Иң дәһшәтле, иң фанатик сәяси бәрелешләр дин аркасында һәм аның тарафыннан тудырылып фатихаланган булган» («Christianity and the World Religions»).
Өстәвенә, күп кенә диннәрнең руханилары уйнашлыкка, зинага һәм гомосексуаль мөнәсәбәтләргә бармак аша карый. Ә бу, үз чиратында, чирләрнең таралуына, абортларга, уйнашлык аркасында балага узуга һәм никах белән гаиләләрнең таркалуына китерә. Нәтиҗәдә, кешеләр авырту һәм исәпсез газаплар кичерә.
КЕШЕЛӘРНЕҢ КАМИЛСЕЗЛЕГЕ һӘМ НӘФЕСЛӘРЕ ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТӘ
«һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра» (Ягъкуб 1:14, 15).
һәрберебез мирас итеп алынган камилсезлек аркасында хаталарга һәм ялгышларга бирелүчән, һәм һәрберебезгә «тән нәфесләре» белән көрәшергә туры килә (Эфеслеләргә 2:3). Кешенең үз бозык теләген тормышка ашырырга мөмкинлеге туса, бу теләккә каршы тору, мөгаен, аеруча авыр булыр. Бозык теләккә бирелсәк, нәтиҗәләре һәлакәтле булырга мөмкин.
Язучы П. Мехта болай язган: «Газапларыбызның күбесе үз нәфесләребез, чамасын белмичә күңел ачулар, үз теләкләребезне генә канәгатьләндереп яшәү, комсызлык һәм шөһрәт яратудан килә». Төрле нәфесләр һәм азгын теләкләр — алкоголь, наркотиклар куллану, комарлы уеннар уйнау, җенси әхлаксызлык һәм башкалары — бик хөрмәтле кешеләрне харап иткән һәм аларның гаиләләренә, дусларына газап китергән. Әйе, кешеләр камилсез, һәм безгә Инҗилдәге мондый сүзләр белән ризалашырга туры килә: «Без беләбез, барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә» (Римлыларга 8:22).
ЯВЫЗ РУХЛАР ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТӘ
Инҗилдә Шайтан «бу дөнья төзелешенең илаһы» дип атала һәм аңа куәтле явыз рухлар — җеннәр кушылган дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 12:9).
Шайтан да, җеннәр дә бар көчләрен куеп кешеләр белән идарә итәргә һәм аларны юлдан яздырырга тырыша. Рәсүл Паул моны танып болай дигән: «Без кешеләргә каршы түгел, ә хөкүмәтләргә, хакимиятләргә, бу караңгылык белән хакимлек итүче дөнья идарәчеләренә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12).
Җеннәргә кешеләрне интектерү ләззәт китерсә дә, аларның төп максаты башка. Алар кешеләрне Аллаһы Тәгалә Йәһвәдән читкә алып китәргә тели (Мәдхия 82:19). Астрология, магия, багу, күрәзәлек итү кебек шөгыльләр ярдәмендә җеннәр кешеләрне алдарга һәм алар белән идарә итәргә тырыша. Менә ни өчен Йәһвә безгә андый куркыныч эшләрдә катнашмаска куша һәм Шайтан белән җеннәргә каршы торучыларга үз яклавын тәкъдим итә (Ягъкуб 4:7).
БЕЗ «СОҢГЫ КӨННӘРДӘ» ЯШИБЕЗ
Инҗилдә киләчәк турында якынча 2000 ел элек мондый сүзләр язылган булган: «Белеп тор, соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк».
Ни өчен ул көннәр аеруча авыр булачак? Инҗилдә мондый җавап бирелә: «Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер... кешене яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар». Әйе, без «соңгы көннәрдә» яшибез, һәм бу — бүгенге газапларның төп сәбәпләренең берсе (2 Тимутигә 3:1—4).
Шулай итеп без кешелек кичергән газапларның сәбәпләрен карап чыктык. Хәзер ни өчен кешеләр, изге ният белән эш итсәләр дә, газапларны бетерә алмый икәне аңлашыла. Алайса, ярдәмне кайдан эзләргә? Безгә аны Барлыкка Китерүчебездән эзләргә кирәк. Ул Иблиснең һәм аңа иярүчеләрнең «эшләрен җимерергә» вәгъдә иткән (1 Яхъя 3:8). Киләсе мәкаләдә Аллаһы газапларның бар сәбәпләрен юк итәр өчен нәрсә эшләячәк икәне аңлатыла.