БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН КҮП НӘРСӘ БАШКАРГАН
Бу мөһим очрашуга килми калмагыз
Үз тормышын бирер алдыннан кичне Гайсә үз тугры шәкертләренә үзенең корбанын искә төшерергә кушкан. Төче икмәк һәм кызыл шәрабны кулланып, ул Хуҗа кичәсе яки Хуҗабызның кичке ашы дип аталган бәйрәмне гамәлгә керткән. Ул мондый күрсәтмә биргән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19).
Гайсәнең үлемен искә алыр өчен, Йәһвә Шаһитләре ел саен бөтен дөнья буенча җыена. 2014 елны Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе дүшәмбе, 14 апрель көнне кояш баегач үткәреләчәк.
Без сезне чын күңелдән бу очрашуга чакырабыз. Анда Гайсәнең изге үлеменең мәгънәсе аңлатылачак. Бу очрашуларына керү түләүсез, һәм анда акча җыелмый. Сезгә бу брошюраны биргән кеше Искә алу кичәсенең кайда һәм нинди вакытта үткәреләчәген әйтә ала. Очрашуга килерсез дип өметләнеп калабыз.