Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 3 8 б.
  • Үлгән кешеләр яңадан яшәячәк!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үлгән кешеләр яңадан яшәячәк!
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • «Үз сафлыгымнан баш тартмам!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Йәһвә аны савыктырган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 3 8 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | Яраткан якының үлгәндә

Үлгән кешеләр яңадан яшәячәк!

Алдагы мәкаләләрнең берсендә телгә алынган Гейлны искә төшерик. Ул үз ире Робны югалтканнан соң кичергән җан яралары кайчан да булса төзәлер микән дип шикләнә. Ләкин ул Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда Роб белән очрашу көнен зарыгып көтә. «Изге Язмалардагы иң яраткан өзегем — Ачылыш 21:3, 4»,— ди ул. Анда болай язылган: «Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

Гейл болай ди: «Бу искиткеч вәгъдә. Яраткан якыннарын югалткан кешеләрне мин бик кызганам, алар бит үз якыннарын яңадан күрү өмете турында белмиләр». Гейл үз ышанулары буенча эш итеп, яхшы хәбәрне тарату эшендә ирекле катнаша, һәм шул хезмәткә күп сәгатьләр багышлый. Ул кешеләргә Аллаһының киләчәктә «үлем... инде булмаячак» дигән вәгъдәсе турында сөйли.

«Үлем булмаячак? Бу ышанмаслык хәл!» — әйтерсездер сез. Әмма Әюп пәйгамбәрнең мисалына игътибар итик. Ул бик каты авырган булган (Әюп 2:7). Үләргә теләсә дә, ул Аллаһының яңадан үзен тормышка кайтарырга кодрәте бар икәненә ышанган. Ул бер дә икеләнмичә болай дигән: «Мине Кабердә яшерсәң иде... Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен. Үз кулларыңның җимешен юксынырсың» (Әюп 14:13, 15). Әюп Аллаһы аны юксыныр һәм тормышка кайтарыр дип бер дә шикләнмәгән.

Озакламый Аллаһы Әюпне һәм башка күп кешене оҗмахка әйләндерелгән җирдә терелтәчәк (Лүк 23:42, 43). Инҗилдәге Рәсүлләр 24:15 тә: «Кешеләр... үледән тереләчәк»,— дип әйтелә. Гайсә пәйгамбәр безне шуңа ышандыра: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29). Әюп бу вәгъдәнең чынга ашуын күрәчәк. «Ул яшьлек куәте көннәренә» кайтачак, һәм аның «тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк» булачак (Әюп 33:24, 25). Аллаһының шәфкать күрсәтеп биргән бүләген — үлгәннәрне җирдә яшәр өчен терелтү өметен кадерләгән бар кешеләрне шундый ук фатиха көтә.

Яңа гына карап чыккан фикерләр кадерле кешегезне югалтканга кичергән җан авыртуыгызны тулысынча басмаска да мөмкин. Әмма Изге Язмаларда язылган Аллаһының вәгъдәләре турында уйлану сезгә бирешмичә яшәр өчен өмет һәм көч бирә ала (1 Тисалуникәлеләргә 4:13).

Кайгыны ничек кичереп чыгарга икәнлеге турында күбрәк беләсегез киләме? Я сезне башка сорау, мәсәлән, «Ни өчен Аллаһы явызлыкны һәм газапларны рөхсәт итә?» дигән сорау кызыксындырамы? Алайса, безнең сайтыбызга керегез. Аның ярдәмендә сез Изге Язмалардан юаныч һәм борчый торган сорауларыгызга җавап табарсыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу