Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 апрель 26-30 б.
  • Без «бик кыйммәтле бер энҗене таптык»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Без «бик кыйммәтле бер энҗене таптык»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • «Күп санлы утраулар куанышсын»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Мин дөрес юл сайлаганыма рәхмәтлемен
    Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 апрель 26-30 б.
Уинстон белән Пэм яшь чакларында диңгез янында утыра

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Без «бик кыйммәтле бер энҗене таптык»

Уинстон белән Памела Пейн сөйләде

УИНСТОН һәм Памела (Пэм) Пейн Австралазия филиалында хезмәт итә. Йәһвәгә хезмәт итү аларга шатлык һәм канәгатьлек китерә. Әмма аларның бәхетле тормышларында авырлыклар да булгалаган. Мәсәлән, бу пар бала төшүе аркасында зур кайгы кичергән. Моннан тыш, аларга яңа культурага ияләшергә туры килгән. Әмма Йәһвәгә һәм аның халкына карата мәхәббәтләре сүрелмәгән, алар хезмәттәге шатлыкларын саклап кала алган. Без Уинстон белән Памеладан интервью алырга булдык.

Уинстон, син Аллаһыны ничек эзләп таптың?

Мин Австралиядәге Квинсленд шәһәрендә туып үстем. Гаиләбез әллә ни дини булмады. Без яшәгән ферма цивилизациядән ерак урнашканга, мин башлыча гаиләм белән генә аралаштым. 12 яшьләрдә мин Аллаһыны эзли башладым. Мин аңа дога кылдым һәм аның турында күбрәк белергә булышсын дип сорадым. Вакыт узу белән мин Аделаида шәһәренә күчендем һәм анда эшкә урнаштым. 21 яшемдә без Пэм белән таныштык. Бу Сиднейда отпуск вакытында булды. Ул миңа бер дини төркем турында сөйләде. Шул төркемнең фикере буенча, Англия халкы Исраилнең ун кабиләсеннән — б. э. к. 740 елда Бабылга әсирлеккә эләккән исраиллеләрдән барлыкка килгән. Аделаидага кайткач, мин Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгән бер хезмәттәшем белән бу темага сөйләшә башладым. Аның белән берничә сәгать дәвамында сөйләшкәннән соң (ә без күбесенчә Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары турында сөйләштек), мин бала чагымдагы догама җавап алуымны аңладым. Мин Барлыкка Китерүче һәм аның Патшалыгы турында хакыйкатьне белдем! Бу белемнәр «бик кыйммәтле бер энҗегә» тиң иде (Мат. 13:45, 46).

Пэм, син дә Аллаһыны балачактан ук эзләгәнсең. Ә син Аллаһыны ничек таптың?

Мин Яңа Көньяк Уэльста, Кофс-Харбор шәһәрендә, дини гаиләдә үстем. Әти-әнием һәм әниемнең әти-әнисе Англо-Израиль дини хәрәкәтенә кушылган иде. Алар безне дә — апамны, энекәшемне, мине һәм башка туганнарымны — Аллаһы Англия халкының ата-бабаларын хуплый дип өйрәтте. Шулай да минем шикләрем бар иде, һәм бу дин рухи ихтыяҗларымны канәгатьләндерми иде. 14 яшемдә мин, баптистлар, адвентистлар чиркәвенә, англикан һәм башка чиркәүләргә йөреп карадым. Әмма боларның барысы рухи сусавымны басмады.

Соңрак без Сиднейга күчендек. Анда мин Уинстон белән таныштым. Ул бу вакытны анда отпускта иде. Уинстон инде әйткәнчә, безнең рухи темаларга сөйләшүләребез аны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүгә китерде. Без аның белән хат алыша башладык. Аның һәр хаты Изге Язмалардагы шигырьләр белән тулы иде! Дөресен генә әйткәндә, башта бу мине бераз борчыды, хәтта ярсытты! Ләкин вакыт узу белән мин Уинстонның Аллаһы турында язганнары хак икәнен аңладым.

1962 елда мин, Уинстонга якынрак булыр өчен, Аделаидага күчендем. Ул мине Томас белән Джанис Слоуман гаиләсенә яшәргә урнаштырды. Алар элек Папуа — Яңа Гвинеядә миссионерлар булып хезмәт иткән булган. Алар миңа карата бик игелекле булды. Миңа нибары 18 яшь кенә иде, һәм алар мине рухи яктан бик ныгытты. Мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым һәм хакыйкать тапканыма тулысынча инандым. Уинстон белән никахлашкач, без тулы вакытлы хезмәттә катнаша башладык. Шулай итеп без бәхет китерүче юлга бастык. Дистәләгән еллар буе бу юлдан барабыз. Авырлыклар да булгалады, әмма без тапкан кыйммәтле энҗене — хакыйкатьне — һәрвакыт кадерләдек.

Уинстон, Йәһвәгә хезмәт итүдә үткәргән беренче елларыгыз турында сөйләп бирмәссеңме?

Пейн гаиләсенең сәяхәтләрен күрсәтүче карта; утрауларда кулланылган маркалар; Тувалу илендәге Фунафути утравы

А. Район хезмәтендәге маршрутыбыз

Ә. Утрауларда кулланылган почта маркалары. Кирибати һәм Тувалу элек Гилберт һәм Эллис утраулары дип атала иде

Б. Тувалу илендәге Фунафути дигән матур утрау. Без килеп киткән бу һәм башка утрауларга соңрак миссионерлар билгеләнде

Пэм белән өйләнешкәннән соң күп тә үтмәде, Йәһвә безнең алдыбызда «ишекләр» ача башлады (1 Көр. 16:9). Джек Портер исемле кардәш безне беренче андый ишеккә керергә дәртләндерде. Ул вакытларда ул кечкенә җыелышыбызга район күзәтчесе буларак килеп китә иде. (Хәзер без бергәләп Австралазия филиалының комитетында хезмәт итәбез.) Джек үз хатыны Розлин белән бездә пионерлар булу теләген уятты. Без биш ел пионер булып хезмәт иттек. 29 яшемдә мине Тын океанның көньягында урнашкан утрауларга район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта бу территория Фиджи филиалы карамагында иде. Безне Пэм белән Американ Самоа, Вануату, Кирибати, Науру, Ниуэ, Самоа, Токелау, Тонга һәм Тувалу утрауларында хезмәт итү көтә иде.

Ул вакытларда ерак утрауларда яшәүче кешеләр Йәһвә Шаһитләренә шикләнеп карый иде, шуңа күрә бездән сак булу һәм акыллылык таләп ителде (Мат. 10:16). Җыелышлар кечкенә булганлыктан, кайвакыт кардәшләр безне үз йортларына кабул итә алмый иде. Шуңа күрә безгә утрау кешеләреннән, сездә бераз вакытка тукталырга ярыймы, дип сорарга туры килә иде. Җирле халык безгә карата һәрвакыт игелекле булды.

Уинстон, син тәрҗемә итү эшенә ничек өлеш керттең?

Уинстон Пейн Самоа утравында өлкәннәр өчен мәктәпне үткәрә

Өлкәннәр мәктәбе (Самоа)

Элек Тонга телендә берничә буклет һәм берничә брошюра гына бар иде. Өйрәнүләр үткәрер өчен, кардәшләр инглиз телендәге «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китапны куллана иде. Өч өлкән, инглиз телен начаррак белсә дә, өлкәннәр өчен үткәрелгән дүрт атналык мәктәптә укыган вакытта бу китапны Тонга теленә тәрҗемә итәргә ризалашты. Тәрҗемәгә сигез атна китте. Пэм тәрҗемәне машинкада бастырды да, без аны Кушма Штатлар филиалына җибәрдек. Тәрҗемәнең сыйфаты әллә ни мактанырлык булмаса да, бу басма Тонга халкына хакыйкатьне ишетергә ярдәм итте. Без Пэм белән тәрҗемәчеләр булмасак та, бу очрак бездә тәрҗемә итү эшенә кызыксыну уятты.

Пэм, утраулардагы тормыш Австралиядәге тормыштан нык аерылып тора идеме?

Уинстон белән Пэм автобус янында басып тора; район хезмәтләре вакытында кайвакыт аларга шул автобуста яшәргә туры килгән

Район хезмәтендә катнашканда, без кайвакыт автобуста яшәдек

Бу бөтенләй икенче дөнья иде! Еш кына безгә черкиләрдән, түзә алмаслык эсселектән, югары дымлылыктан, күселәрдән, чирләрдән һәм кайвакыт ризык җитмәүдән интегергә туры килде. Ә икенче яктан, гаҗәеп табигатькә карап ял итү мөмкинлеге бар иде. Без фале дип аталган салам түбәле, стенасыз йортыбызда матур океанга сокланып утыра идек. Төннәрен ай яктылыгында пальма силуэтлары күренә иде һәм океанда ай яктылыгы чагыла иде. Бу вакытларда без уйланырга һәм дога кылырга ярата идек. Моның барысы безгә позитив карашлы булып калырга булышты.

Без утраулардагы балаларны бик яраттык. Алар шундый кызык. Чит җирләрдән килгән ак тәнле кешеләрне күреп, алар гаҗәпләнә иде. Без Ниуэ утравына килгәч, бер кечкенә малай, Уинстонның йонлы кулын сыйпап: «Миңа синең каурыйларың ошый»,— диде. Күрәсең, аның моңа кадәр йонлы куллар күргәне булмаган, шуңа күрә ул туры килгән сүз таба алмагандыр да!

Кешеләрнең бик ярлы яшәүләрен күрү күңелебезне әрнетә иде. Алар оҗмахтай яши иде, әмма сыйфатлы медицина белән кулланырга мөмкинлекләре юк иде. Шулай ук бу утрауларда чиста су белән проблема бар иде. Әмма кардәшләребез моның аркасында әллә ни борчылмады. Үз гаиләләре белән вакыт үткәрергә, гыйбадәт кылу урыннарында җыелырга һәм Йәһвәне данларга мөмкинлекләре булганга, кардәшләр чыннан да бәхетле иде. Аларның үрнәкләре безне дә үз игътибарыбызны иң мөһим нәрсәләргә тупларга һәм гади тормыш алып барырга дәртләндерде.

Пэм, кайвакыт сиңа үзеңә су артыннан барырга һәм ашарга пешерергә туры килә иде. Синең өчен гадәти булмаган шартларда син моны ничек башкара алдың?

Пэм кул белән киемнәр юа (Тонга)

Пэм киемнәребезне юа (Тонга)

Мин әтиемә үземне күп нәрсәгә өйрәткәне өчен рәхмәтлемен. Ул мине учак ягарга һәм шул учакта ризык пешерергә өйрәтте. Шулай ук мин аңардан тапкырлыкка өйрәндем. Бер очракта без Кирибати утравында салам түбәле, мәрҗән идәнле, бамбук стеналы йортта тукталдык. Учакта ризык пешерер өчен, мин идәндә чокыр казыдым һәм ягулык урынына кокос кабыкларын кулландым. Су алырга дип, мин кое янына бардым. Анда башка хатын-кызлар да чиратта тора иде. Су чумырып алыр өчен, алар якынча ике метрлы таякны куллана иде. Балык тоту кармагын хәтерләткән бу җайланманың бер очына бау бәйләнгән иде, ә бауда бер савыт эленеп тора иде. Хатын-кызлар чиратлашып бу савытны коега ташлый иде дә, аны аударып, суга төшереп җибәрә иде. Шулай итеп алар суны коедан ала иде. Бу эш гади һәм җиңел кебек күренсә дә, миңа чират җиткәч, мин, җаен белмәгәнгә, аны булдыра алмадым! Савытым су өстендә йөзә иде, һәм аның эченә су керми иде. Хатын-кызларны бу көлдерде. Аларның берсе миңа үз ярдәмен тәкъдим итте. Кешеләр безгә карата һәрвакыт бик игелекле иде.

Билгеле, сезгә утрауларда хезмәт итәргә бик ошый иде. Берәр җылы хатирәгез белән бүлешмәссезме?

Уинстон: кайбер гореф-гадәтләргә ияләшер өчен, вакыт таләп ителде. Мәсәлән, кардәшләр, безне сыйлаганда, өстәлгә шул көнгә әзерләнгән бар булган ризыкларын чыгарып куя иде. Моны белмәгәнгә, без өстәлгә куелган бар ризыкны уйлап та бирмичә ашап бетерә идек! Әлбәттә, соңрак, бу гореф-гадәт турында белгәч, без инде башкача эш итә башладык. Кардәшләр безгә карата беркайчан да артык таләпчән булмады. Без аларга елына ике тапкыр килеп киткәндә, бу аларга шатлык китерә иде. Ул вакытларда утраулардагы кардәшләрнең, бездән тыш, башка Йәһвә Шаһитләрен очратканнары да, аралашканнары да юк иде!

Уинстон кардәшләр белән бергә вәгазьгә чыга (Ниуэ)

Кардәшләр белән вәгазьгә чыгабыз (Ниуэ)

Килеп китүләребез җирле җәмгыять өчен яхшы шаһитлек булды. Күп кенә кеше безнең динебез яңа һәм аны утраулардагы кардәшләр үзләре уйлап чыгарган дип санаган иде. Чит илләрдәге кардәшләрнең килүләрен күрү исә аларга үз карашларын үзгәртергә булышты. Халыкара оешма булуыбызны күреп, алар бик гаҗәпләнде.

Пэм: иң җылы хатирәләрем Кирибати белән бәйле. Андагы җыелышта берничә вәгазьче генә бар иде. Бу җыелыштагы бердәнбер өлкән, Синикай Матера, бик кайгыртучан кеше иде. Бер тапкыр ул кәрзиндә бер тавык йомыркасы алып килде. «Бу сезгә»,— дип әйтте ул. Йомыркалар сирәк ризык иде ул вакытта. Кардәшебезнең юмарт бүләге безне битараф калдырмады.

Пэм, үткәндә син зур кайгы кичердең: балаңны югалттың. Моның аша үтәргә сиңа нәрсә булышты?

Мин 1973 елда балага уздым. Шуңа күрә без Австралиягә кайттык. Әмма кызганычка каршы, дүрт айдан соң минем балам төште. Без Уинстон белән кайгыга талдык. Вакыт узу белән җан әрнүе басылса да, бу кайгы барыбер күңелебезне тырнап торды. «Күзәтү манарасы»ның 2009 елның 15 апрель чыгарылышында «Ана карынында үлгән баланың терелтеләчәгенә өметләнеп буламы?» дигән мәкалә чыккач кына, хисләрем тулаем басылды. Бу мәкаләдә Йәһвә шул сорауны үзе хәл итәр һәм ул һәрвакыт дөрес эш итә дип аңлатылган иде. Киләчәктә ул, үз Улына «Иблиснең эшләрен җимерергә» кушып, һәрбер кешенең күңел яраларын савыктырачак (1 Яхъя 3:8). Бу мәкалә миңа тапкан кыйммәтле «энҗебезне» тагы да кадерләргә булышты! Патшалыкка өметебез булмаса, без нәрсә эшләр идек?!

Балабызны югалткач, без тулы вакытлы хезмәткә кайттык. Берничә ай без Австралия Бәйтелендә хезмәт иттек, ә аннан соң район хезмәтенә керештек. 1981 елда, Яңа Көньяк Уэльс һәм Сидней якларында дүрт ел хезмәт иткәннән соң, безне Австралия филиалына чакырдылар. Ул вакыттан алып без Бәйтелдә хезмәт итәбез.

Уинстон, утрауларда хезмәт итү тәҗрибәсе сиңа Австралазия филиалының комитетында хезмәт итәргә булышамы?

Әлбәттә, булыша! Төрле яктан. Искә төшерсәк, башта Австралия филиалын Американ Самоа һәм Самоа утрауларын күзәтергә сорадылар. Соңрак Австралия филиалы Яңа Зеландия филиалы белән берләште. Хәзер Австралазия филиалы территориясенә Австралия, Американ Самоа, Көнчыгыш Тимор, Кук утраулары, Ниуэ, Самоа, Токелау, Тонга һәм Яңа Зеландия керә. Мин бу илләрнең күбесенә филиал вәкиле буларак килеп киттем. Утраулардагы кардәшләр белән хезмәттәшлек иткәнгә, хәзер мин, филиалда хезмәт итеп, аларга яхшырак булыша алам.

Уинстон һәм Пэм Австралазия филиалында

Уинстон һәм Пэм Австралазия филиалында

Без Пэм белән үз тәҗрибәбездән шуңа инандык: хәтта балалар да рухи яктан сусарга һәм Аллаһыны эзләргә мөмкин. Туганнарының хакыйкатькә ваемсыз булганнарына карамастан, яшьләр дә «бик кыйммәтле энҗене» таба ала (2 Пат. 5:2, 3; 2 Елъ. 34:1—3). Назлы Атабыз Йәһвә яшьләргә дә, олыларга да мәңгелек тормыш бирергә тели.

50 елдан артык вакыт элек Аллаһыны эзли башлагач, без моның нәрсәгә китерәчәген хәтта күз алдына да китерә алмадык. Һичшиксез, Патшалык турындагы хакыйкать — бәясез нәрсә! Без аны алга таба да кадерләргә тәвәккәл!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу