Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Гыйнвар: «Хикәяләр китабы». Яки, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар һәм «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактатны тәкъдим итеп була. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере». Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
◼ Рәислек итүче күзәтче билгеләгән кардәш җыелышның сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларының финанс документларын тикшереп чыгарга тиеш. Бер ук кардәш рәттән берничә тапкыр тикшерү ясарга тиеш түгел. Тикшерү үткәрелгәч, хезмәт очрашуында җыелыш акчалары хакында хисап укылганда шул тикшерүнең нәтиҗәләре турында белдерү ясарга кирәк. («Җыелыш бухгалтериясен алып бару өчен күрсәтмәләр» S-27 дигән документны кара.)
◼ 2009 елда Искә алу кичәсе 9 апрельдә, пәнҗешәмбе көнне, кояш батканнан соң үткәреләчәк. Патшалык Залы белән берничә җыелыш кулланса һәм башка биналарны эзләргә кирәк икән, кардәшләргә яраклы залларны арендага алырга мөмкинлек булсын өчен, бу белдерү алдан ясала. Искә алу кичәсе әдәпле һәм оештырылган итеп үтсен өчен, өлкәннәргә арендага алынган залның администрациясе белән сөйләшеп куярга кирәк: Кичә алып барылган вакытта бинада үткәрелгән башка очрашулар аны үткәрергә комачауларга тиеш түгел.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2006 ел 5 ноябрьдә Орбельяновка авылында (Ставрополь өлкәсе), 2007 ел 30 июньдә Болотное шәһәрендә (Новосибирск өлкәсе), 7 июльдә Серов шәһәрендә (Свердловск өлкәсе), 11 августта Дубна шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе), 23 сентябрьдә Луга шәһәрендә (Ленинград өлкәсе) яңа Патшалык Залларын багышлау үтте.