Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Гыйнвар: «Хикәяләр китабы». Яки, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар һәм «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактатны тәкъдим итеп була. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере». Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен Искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүен башлау. Июнь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Март аенда 5 шимбә һәм якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.
◼ Февраль аеннан, яки 2 марттан башлап район күзәтчесе яңа ачык нотык белән чыгыш ясаячак: «Афәт вакытында ярдәмне кайдан алырга?»
◼ Җыелышлар Искә алу кичәсен 22 март, шимбә көнне, кояш баегач үткәрер өчен тиешле әзерләнүләр ясарга тиеш. Нотык кояш баеганчы әйтелә башласа да, символлар кояш баеганчы бирелергә тиеш түгел. Сез яшәгән җирдә кояш баю вакытын тиешле чыганаклардан белешегез. Һәрбер җыелыш үзе генә Кичәне үткәрергә тырышырга тиеш. Әмма бу һәрвакыт та мөмкин булмас. Зал белән берничә җыелыш кулланса, аларның кайберләре Кичәне үткәрер өчен башка урын таба ала. Мөмкин булса, программалар арасында 40 минут ара булсын: бу Кичә тәмамлангач бар кешеләргә аралашырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук машиналар кую, кешеләргә машиналардан чыгу уңайлы булсын өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Өлкәннәр Советы аларның җирләрендә нинди чаралар күрү яхшырак булачак икәнен карап чыгарга тиеш.
◼ Җыелыш сәркатибе һәм аерым төркемнәр өчен җаваплы кардәшләр җыелышта һәрбер пионер өчен билгеләү хаты (S-202) бармы икәнен карап чыгарга тиеш. Булмаса, филиалга языгыз.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 ел, 22 сентябрьдә Цимлянск шәһәрендә (Ростов өлкәсе), 6 октябрьдә Актүбә поселогында (Түбән Кама) һәм Сарапул шәһәрендә (Удмуртия) яңа Патшалык Залларын багышлау үтте.