Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналы. Гайсә үлемен Искә алу кичәсенә һәм махсус ачык нотыкка килгән яңа кызыксынган, әмма җыелышка йөрмәгән кешеләргә килеп-китәр өчен аерым тырышлыклар куярга кирәк. Максат: Изге Язмалар өйрәнүен башлау. Июнь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июль һәм август: татар телендә булган 32 битле брошюралар. Сентябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдән ук башларга тырышыгыз. Кешенең андый китабы булса, бу китап белән ничек кулланып була икәнен аңлатыгыз, һәм кыскача гына Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтегез.
◼ Апрель аеннан башлап 2008 елда үтәчәк өлкә конгресслары өчен плакеткалар әдәбият белән бергә җыелышка киләчәк. Аларга заказ бирмәгез. Җыелышта бейджларны алырга теләүче кеше булса, аларны алыр өчен заказ җибәрегез.
◼ Җыелыштагы сәркатип «Гомуми пионер булып хезмәт итәр өчен гариза» (S-205) һәм «Ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен гариза» (S-205b) җитәрлек булсын өчен игътибарлы булырга тиеш. Аларга заказны «Әдәбиятка заказ бирер өчен бланк»ны кулланып биреп була (S-14). Бланклар ким дигәндә бер елга җитәрлек булсын. Филиалга «Гомуми пионер булып хезмәт итәр өчен гариза»ны җибәрер алдыннан аны ул тулысынча тутырылганмы икәнен тикшереп карап чыгыгыз.
◼ Рәислек итүче күзәтчеләрнең, сәркатипләрнең һәм аерым төркемнәр өчен җаваплы кардәшләрнең адреслары һәм телефон номерлары үзгәрсә, бу үзгәрешләр турында филиалга хат җибәрегез. Берәр төрле үзгәрешләр булса, җыелышның хезмәт комитетына «Рәислек итүче күзәтченең яки сәркатипнең адресы үзгәрүе» (S-29) дигән бланкны тутырып һәм кул куеп филиалга җибәрергә кирәк. Шулай ук телефон коды да үзгәрсә хәбәр итәргә кирәк.
◼ Әгәр сез башка илдә сәяхәт иткәндә җыелышларга, район яки өлкә конгрессына барырга теләсәгез, шул ил өчен җаваплы филиалга хат җибәрегез һәм бу илдә конгресс яки җыелыш үтәчәк көннәрне, вакытны һәм урынны сорап языгыз. Филиалларның адресын 2008 ел «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»ның соңгы битеннән алып була.
◼ 2008 елның 25 һәм 26 апрель көннәрендә (җомга һәм шимбә) Солнечныйдагы филиалда язгы җыештыру үткәреләчәк. Шуңа күрә бу көннәрдә экскурсияләр үткәрелмәячәк, һәм җыелышларга әдәбият бирелмәячәк. (моңа охшаш белдерүне km-U 4/07 7 дә карагыз).
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2006 ел, 30 декабрьдә Каневская станицасында (Краснодар өлкәсе), 25 августта Воткинск шәһәрендә (Удмуртия) яңа Патшалык Залларын багышлау үтте.