Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2008 ел, 27 октябрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 1 сентябрь атнасыннан алып 27 октябрь атнасына кадәр үткән материал буенча 30 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
ДӘРЕС
1. Кешенең ни өчен бу яки башка нәрсәгә ышанганын я киресенчә ышанмаганын ничек белеп була? [be-U 259 бит, 1, 2 абз.]
2. Без кешегә үз күңелендәге тискәре мөнәсәбәтне һәм нәфрәтне юкка чыгарырга ничек булыша алабыз? [be-U 260 бит, 2 абз.]
3. Өйрәнүче рухи яктан үсүен дәвам итсен өчен без аңа үз йөрәген тикшереп чыгарга ничек булыша алабыз? [be-U 261 бит, 3 абз.]
4. Кеше йөрәгенә үтәрлек итеп сөйләр өчен нәрсәне истә тотарга кирәк? [be-U 262 бит, 5 абз.]
5. Ни өчен җыелыш очрашуларында билгеләнгән вакытка игътибар итәргә кирәк? [be-U 263 бит, 1, 3 абз., рамка.]
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
6. Ни өчен рәсүл Паул Көринтлеләргә үзенең беренче хатын язган? [bsi08-1-U, 20 бит, 3 абз.]
7. Ни өчен Паул Көринтлеләргә үзенең икенче хатын язган? [bsi08-1-U, 22 бит, 1, 2 абз.]
8. Мәсихчеләр хезмәткә ничек карарга тиеш? [bsi08-1-U, 23 бит, 18 абз.]
9. Филиппуйдагы кардәшләр кебек без бүген Аллаһы хуплавын ничек ала алабыз һәм кардәшләребезне ничек куандыра алабыз? [bsi08-1-U 29 бит, 12 абз.]
10. Тессалуникәдәге җыелышка Паул белән аның юлдашлары кайсы яктан яхшы үрнәк биргәннәр? [bsi08-2-U 4 бит, 13 абз.]
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
11. Бозык кешенең «рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (1 Көр. 5:5) [w08 15.7. «Йәһвә Сүзе тере. Көринтлеләргә язылган хатлардан игътибарга лаек фикерләр»]
12. Мәсихнең үлемен никадәр еш һәм кайчанга хәтле билгеләп үтәргә кирәк? (1 Көр. 11:26) [w08 15.7. «Йәһвә Сүзе тере. Көринтлеләргә язылган хатлардан игътибарга лаек фикерләр»]
13. 2 Көринтлеләргә 12:2—4 тә нинди күренеш турында әйтелә һәм кем аны, күрәсең, күргән? [w05 1.1. 18 бит, 4 абз.; 20 бит, 9 абз.]
14. Ни өчен Паул Муса Канунын «Мәсихкә алып баручы тәрбияче» дип атый? (Гәл. 3:24) [w08-U 1.3. 18—21 бит.]
15. Ни өчен Паул кардәшләрнең рухы, күңеле һәм тәне турында дога кылган? (1 Тес. 5:23) [w08 15.9. «Йәһвә Сүзе тере. Паулның Тессалуникәлеләргә һәм Тимутегә язылган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр»]