Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2008 ел, 29 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 3 ноябрь атнасыннан алып 29 декабрь атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
ДӘРЕС
1. Ни өчен үгет-нәсихәт биргәндә «мәхәббәткә таяну» яхшы булыр иде? (Флм 9) [be-U 266 бит, 1—3 абз.]
2. Башкаларны кыю булырга ничек дәртләндерергә? [be-U 268 бит, 4 абз — 269 бит, 2 абз]
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
3. Ни өчен рәсүл Паулның Титуска язган хаты безнең өчен «әйбәт һәм... файдалы»? [bsi08-2-U 11 бит, 8 абз.]
4. Ни өчен Петернең беренче хаты үз вакытында бирелгән булган дип әйтеп була? [bsi08-2-U 19 бит, 1 абз.]
5. Ачылыш китабындагы символик образлар бездә нинди хисләр уятырга тиеш? [bsi08-2-U 28 бит, 1 абз.]
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
6. Ни өчен Паул Титуска 2:3 тә «гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә» дигән киңәшләрне бергә әйтә? [w94-U 15.6. 20 бит, 12 абз.]
7. Шайтан «үлемгә баш» дигән сүзләр ул үзе сайлаган һәрбер кешене үтерә ала дигәнне аңлатамы? (Евр. 2:14) [w08 15.10. «Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр»].
8. Яңа килешүне «язган кеше» кем ул? (Евр. 9:16) [w08 15.10. «Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр»].
9. Татулык сөюче дигән сүзләр нәрсә аңлата һәм без үзебезгә моңа кагылышлы нинди сораулар бирә алабыз? (Ягък. 3:17) [w08 15.3. 24, 25 бит., 18 абз.]
10. «Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (1 Яхъя 3:20) [w05 1.10. 31 бит, 19 абз.]