Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны тәкъдим итегез. Март: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә һәм/яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешедә бу китап инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итегез.
◼ Мартның беренче атнасыннан башлап район күзәтчеләре «Бу дөньяның буш хыяллары белән түгел, ә Патшалык эшләре белән янып яшәгез» дигән ачык нотык белән чыгыш ясаячаклар.
◼ Җыелышлар Искә алу кичәсен 9 апрель, пәнҗешәмбе көнне, кояш баегач үткәрер өчен тиешле әзерләнүләр ясарга тиеш. Һәрбер җыелыш үзе генә Кичәне үткәрергә тырышырга тиеш. Зал белән берничә җыелыш кулланса, аларның кайберләре Кичәне үткәрер өчен башка урын таба ала. Мөмкин булса, программалар арасында 40 минут ара булсын: бу Кичә тәмамлангач бар кешеләргә аралашырга мөмкинлек бирәчәк.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 30 августта Старощербиновская станицасында (Краснодар крае); 6 сентябрьдә Каменск-Шахтинскийда (Ростов өлкәсе); 21 сентябрьдә Ижевскида (Удмуртия); 27 октябрьдә Моздокта (Төньяк Осетия) Патшалык Залларын багышлау үтте.