Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2009 елның 27 нче апрель атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 2 нче март атнасыннан алып 27 нче апрель атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Йосыфның вәсвәсә белән очрашкач үзен тотуыннан без нинди сабак ала алабыз? (Ярат. 39:9) [w04 1.5. 31 бит.]
2. Ни өчен мәсихчеләр туган көннәрен үткәрми? (Ярат. 40:20—22) [bh 156, 157 бит., 7 абз.]
3. «Хөкемдарлык тәхете» дигән тәгъбир һәм «хакимлек таягы» нәрсәне аңлаталар? (Ярат. 49:10) [w04 1.5. 31 бит.]
4. Йосыфның: «Минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз»,— дигән сүзләре нинди файда китергән? (Ярат. 50:25) [w07 1.6. 28, 29 бит., 10 абз.]
5. Безгә авыр йөкләмә бирелгәч, без ничек ышандыру ала алабыз? (Чыг. 4:10, 13) [w04 1.6. 29 бит, 4 абз.]
6. Йәһвәнең фиргавенгә карата эшләре нәрсәгә китергән, һәм бу вакыйгалар безгә нинди файда китерә? (Чыг. 9:13—16) [w05 1.8. 9, 10 бит, 8 абз.]
7. Чыгыш 14:30, 31 дә язылган сүзләр безнең өчен нинди мәгънә йөртә? [w04 1.6. 30 бит, 5 абз.]
8. Исраиллеләр чүлдә ризасызлык белдергәндә, чынлыкта кемгә каршы зарланган? (Чыг. 16:4—8) [w06 1.8. 7 бит, 5 абз.]
9. Нинди мәгънәдә Йәһвә «әтиләренең гаепләре өчен җәзаны» киләчәк буыннарга бирә? (Чыг. 20:5) [w04 1.6. 31 бит, 1 абз.]
10. Комсызлык турындагы унынчы әмер нинди мәгънәдә кеше уйлап чыгарган законнардан өстенрәк? (Чыг. 20:17) [w06 1.7. 15, 16 бит, 16 абз.]