Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2009 елның 31 нче август атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 6 июль атнасыннан алып 31 август атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Ни өчен үзенең ата-анасына «яман теллеләнгән» һәр кешегә үлем җәзасы бирелгән булган? (Лев. 20:9) [w04 1.8. 32 б., 6 абз.]
2. Чатыр кору бәйрәме кайчан үткәрелгән булган? [w07 1.1. 26, 27 б., 14 абз.]
3. Уннан бер өлеш бирү турындагы закон исраиллеләргә Йәһвәгә рәхмәтләрен күрсәтергә ничек мөмкинлек биргән? [w04 1.3. 28, 29 б., 7 абз.]
4. Чүлдә исраиллеләр үз чатырларын «билгеләр» янына куярга тиеш булган. Нәрсә булган бу «билгеләр»? (Сан. 2:2) [w04 1.10. 29 б., 5 абз.]
5. Бүгенге тулы вакытлы Патшалык вәгазьчеләре борынгы Исраилдә назорейлар күрсәткән нинди охшаш рухны күрсәтәләр? (Сан. 6:3, 5, 6) [w04 1.10. 29, 30 б., 7 абз.]
6. Левиләрнең яшь ягыннан чикләре турындагы канун белән бирелгән нинди принципны Йәһвә халкы бүген куллана ала? (Сан. 8:25, 26) [w04 1.10. 30 б., 1 абз.]
7. Башкалар Йәһвәгә хезмәт итүдә берәр хөрмәтле йөкләмәләр алса, безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш? (Сан. 11:27—29) [w04 1.10. 31 б., 3 абз.]
8. Ни өчен Мәрьям белән Һарун Мусадан зарланганнар, һәм ни өчен Мәрьямгә генә махау чире җәза итеп бирелгән? (Сан. 12:1, 9—11) [w04 1.10. 30 б., 7 абз.; 31 б., 1 абз.]
9. Исраиллеләрнең киеме кырыйларындагы махсус чуклар Аллаһы нормалары турында безне нәрсәгә өйрәтә? (Сан. 15:37—41) [w04 1.10. 31 б., 6 абз.]
10. Саннар 21:14, 15 тә нинди китап турында әйтелә? [w04 1.10. 31 б., 2 абз.]