Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2009 елның 26 нчы октябрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
1. Ни өчен Йәһвәнең Билгамга Бәлак кешеләре белән барырга кушса да, аңа ачуы чыккан? (Сан. 22:20—22) [w04 1.10. 32 б., 1 абз.]
2. Финеесның Йәһвәгә гыйбадәт кылуда күрсәткән ашкынучанлыгында безнең өчен нинди үрнәк бар? (Сан. 25:11) [w04 1.10. 32 б., 3 абз.]
3. Чатыр кору бәйрәмендә корбанга китерелгән 70 бозау нәрсәне аңлаткан? (Сан. 29:12—34) [w07 1.1. 27 б., 17 абз.]
4. Бүгенге мәсихчеләрне Саннар 31:27 ничек дәртләндерә ала? [w05 1.6. 32 б., 9 абз.]
5. Сыену шәһәрләре Аллаһы мәрхәмәте турында нәрсәгә өйрәтә? (Сан. 35:11, 12) [lv 84—85 б., 24—25 абз.]
6. Күзгә күренгән нәрсәләр белән йөрү — куркыныч. Бу безне нәрсәгә өйрәтә? (Кан. 1:28) [w05 1.12. 15—16 б., 16, 18 абз.]
7. Аллаһы гаделлеге Муса Кануны аша ничек күренә? (Кан. 4:8) [w02 1.8. 22—23 б., 8 —10 абз.]
8. Канун 6:16 —18 буенча, Йәһвәне сынарга дөрес һәм дөрес булмаган юлларны аңлатыгыз. [w04 1.12. 31 б., 6 абз.]
9. Аллаһы Сүзендә язылган әмерләрне тулысынча аңламаганда, нәрсә эшләргә кирәк? (Кан. 10:12, 13) [w08 15.6. 19 б., 6—7 абз.]
10. Канун 12:16, 24 үз каныбызны куллана торган медицина процедураларына карата карашыбызга ничек тәэсир итә? [w01 1.2. 30 б., 4 абз.]