Сораулар рамкасы
◼ Ни өчен җыелыш очрашуларын телефон аша тыңлау белән бәйле сорауларда зирәклек кирәк?
Күп җыелышларда Патшалык Залындагы җыелыш очрашуларына авыру яисә башка җитди сәбәп аркасында килә алмаган вәгазьченең очрашу программасын телефон аша тыңларга мөмкинлеге бар. Җитди сәбәпләр аркасында җыелышларга йөри алмаган кардәшләр өчен телефонны шулай кулланып, без ярату һәм кайгырту күрсәтәбез. Әмма бу файда китерсен өчен, зирәклек кирәк һәм барысын тырышып планлаштыру мөһим. Моның өчен җаваплы өлкәннәр «һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булсын» өчен кайгырта (1 Көр. 14:40).
Өлкәннәр телефон аша программаны беренче чиратта хроник авырулар яки хәлсезләр яисә өйдән чыга алмаган вәгазьчеләр тыңласын өчен кайгыртачак. Вакытлыча эшкә яраксыз булган яки авырып киткән вәгазьчеләр, шулай ук рухи яктан уңышлар ясаган, ләкин өйдән чыгып йөри алмаган өйрәнүчеләр дә мондый ярдәмне алырга мөмкин, аларны җыелышка килгән кешеләр санына кертергә кирәк. Техник сәбәпләр аркасында телефон аша программаны бар мохтаҗ кардәшләр тыңлый алмаса, алар өчен программаны яздырып барырга була.
Сүз дә юк, очрашуларыбызга үзебез килгәндә, без күбрәк файда алабыз. Кардәшләр белән Патшалык Залында аралашу «бер-беребезне дәртләндерә», ә яңаларга очрашуларны күбрәк кадерләргә ярдәм итә. Очрашуларга килеп, без демонстрацияләрдән күбрәк файда алачакбыз, ә өлкәннәр шәхси ярдәм күрсәтә алачак. Шулай ук без үзебез кардәшлегебезнең эчкерсез яратуын күрә алабыз. Патшалык Залыннан чыгып барган олы яшьтәге апа-кардәшне кемдер кочаклап алгач, ул: «Телефон аша моны сизеп буламыни!» — дип шатлыгын белдергән (Рим. 1:11, 12). Ул чыннан да хаклы!
«Һәрвакыт... Аллаһы Йортында» булган Ханна кебек, бүгенге күп олы яшьтәге кардәшләр, аларга сәламәтлекләре һәм шартлары рөхсәт итсә, мәсихче очрашуларга регуляр рәвештә киләләр (Лүк 2:36, 37). Кайчакта аларга программаны телефон аша тыңларга туры килә, әмма алар бу мөмкинлекне акыллы куллана һәм Патшалык Залындагы очрашуларны калдырмаска тырыша. Алардан үрнәк алып, без алда да бөек Аллаһыбызга, Йәһвәгә гыйбадәт кылу очрашуларына килер өчен, шатланып бар тырышлыкларыбызны куячакбыз (Мәд. 94:1—3, 6; 121:1).