Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Октябрь: Брошюралар. Кызыксынган кешеләргә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны күрсәтеп, аның буенча фикер алышыгыз һәм Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Ноябрь: «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюра. Бу яңа брошюра белән бергә шундый трактатларны тәкъдим итеп була: «Тиздән бар газаплар юк булачак!», «Гаилә тормышына шатлан», «Йәһвә кем ул?» һәм «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?» Декабрь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Гыйнвар: Өйрәнү өчен басма. «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы җитәкчелеге» брошюраларын яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китабы. Март: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Искә алу кичәсе белән бәйле махсус ачык нотык 2011 елның 25 апрель атнасында яңгыраячак. Нотыкның темасы турында белдерү соңыннан әйтеләчәк. Шул атнада район күзәтчесе килгән яки конгресс булган җыелышларда махсус нотык икенче атнада булачак. Бер җыелышта да нотык 25 нче апрельдән алдарак булырга тиеш түгел.