Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 27 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 1 ноябрь атнасыннан алып 27 декабрь атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Җырчы-левитларның 1 Елъязма 16:34 тә язылган мактау сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? [w02 1.4.19—20 б., 6—7 абз.]
2. 1 Елъязма 24:7—18 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.10. 11 б., 8 абз.]
3. Давыт үз улы Сөләйманның Аллаһыга карата нинди хисләрне булдыруын теләгән? (1 Елъ. 28:9) [w08 15.10. 7 б., 18 абз.]
4. Ни өчен коеп ясалган «диңгез» корылмасының астына куяр өчен үгезләр сыны сайланган булган? (2 Елъ. 4:2—4) [w05 1.12. 9 б., 3 абз.]
5. Муса корган чатырның эчендәге нинди әйберләр Сөләйман салган гыйбадәтханәгә күчерелгән булган? (2 Елъ. 5:4, 5, 10) [w05 1.12. 9 б., 5 абз.]
6. 2 Елъязма 6:19, 22, 32 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.12. 9 б., 9 абз.]
7. 2 Елъязма 13:5 тәге «тоз килешүе» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата? [w05 1.12. 10 б., 2 абз.]
8. 2 Елъязма 17:9, 10 дагы сүзләрне хезмәтебезгә карата ничек кулланып була? [w09 15.6. 12 б., 7 абз.]
9. Бүгенге көннәрдә Аллаһының хезмәтчеләре 2 Елъязма 20:17 дәге сүзләр буенча ничек эш итәчәк? [w03 1.8. 28—29 б., 14—17 абз.]
10. 2 Елъязма 26:16—21 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [lv 37 б., 4 абз.]