«Сезнең яктылыгыгыз» балкысын
1. Безнең нинди хөрмәтле йөкләмәбез бар?
1 Кояш чыгып баеганчы безгә яктылык бирә. Аның матурлыгы Йәһвә Аллаһыга дан китерә. Әмма Гайсә аның шәкертләренең башка яктылыгы — «тормыш бирүче яктылыгы» — булырга тиеш дип әйткән (Яхъя 8:12). Рухи яктылыкны балкыту — бу хөрмәтле һәм шул үк вакыт җаваплы йөкләмә. Гайсә мондый күрсәтмә биргән: «Сезнең яктылыгыгыз... кешеләр алдында... балкысын» (Мат. 5:16). Шулай итеп бу яктылык башкаларга файда китерә. Бу дөньяның рухи караңгылыгында яшәп, кешеләр аеруча безнең көннәрдә андый яктылыкка мохтаҗ. Шуңа күрә безгә яктылыкны балкытырга кирәк. Ә без үз яктылыгыбызны, Мәсих кебек, ничек балкыта алабыз?
2. Рухи яктылыкны балкыту мөһим икәнен Гайсә ничек күрсәткән?
2 Вәгазьләү ярдәмендә. Кешеләр булган һәркайсы урында — аларның өйләрендә, мәйданнарда һәм тау башларында хакыйкать яктылыгын балкытыр өчен, Гайсә үз вакытын, көчен һәм акчасын сарыф иткән. Ул чын рухи яктылыкны балкыту башкаларга файда китерә икәнен аңлаган (Яхъя 12:46). Ләкин күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, Гайсә үз шәкертләрен «дөнья өчен яктылык» булырга әзерләгән (Мат. 5:14). Алар башкаларга яхшылык эшләп һәм рухи хакыйкатьләрне сөйләп, үз яктылыкларын балкыткан.
3. Хакыйкать яктылыгы өчен чын күңелдән рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була?
3 Аллаһы хезмәтчеләре, «яктылык кешеләре булып» яшәвенең җаваплы икәнен аңлап, кешеләр булган һәркайсы урында вәгазьли (Эфес. 5:8). Башка кешеләр күргән урыннарда, мәсәлән эш я мәктәптәге тәнәфес вакытында, Изге Язмаларны я мәсихче басмаларыбызны инде уку үзе башкалар белән Аллаһы Сүзе турында фикер алышуга юл ачырга мөмкин. Болай эшләп, бер яшь апа-кардәш Изге Язмаларны өйрәнүен башлаган һәм үзенең 12 сыйныфташына китаплар тараткан!
4. Ни өчен яктылыгыбызны балкыту үрнәк алырлык тәртипне күрсәтү дә дигән сүз?
4 Яхшы эшләр ярдәмендә. Шулай ук без яктылыгыбызны көндәлек тормышыбызда балкыта алабыз (Эфес. 5:9). Эштә, мәктәптә һәм кешеләр булган башка урыннарда мәсихчеләр үз тәртибе белән башкалардан аерылып тора. Андый тәртип аларга башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләргә мөмкинлек бирә (1 Пет. 2:12). Мәсәлән, биш яшьлек бер малайның яхшы тәртибе укытучысын аның әти-әнисе белән сөйләшергә дәртләндергән. Ул болай дигән: «Минем сезнең балагыз кебек югары әхлакый нормалары булган баланы күргәнем юк иде әле!» Чыннан да, хезмәтебез һәм яхшы тәртибебез кешеләрне «тормыш бирүче яктылыкка» җәлеп итә һәм Аллаһыбызга дан китерә.