Без һәрвакыт һәм бар җирдә вәгазьлибез
1. Без беренче гасырдагы мәсихчеләрнең һәрвакыт һәм бар җирдә вәгазьләргә әзер булганнарын кайдан беләбез?
1 Беренче гасырдагы ашкынучан мәсихчеләр кешеләр булган җирдә яхшы хәбәрне һәрвакыт игълан иткәннәр (Рәсүлләр 5:42). Шәкертләрнең өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә юлда очраган кешеләргә вәгазьләмичә үтеп китүләрен яисә вәгазьдән соң базарда берәр нәрсәне сатып алганда шаһитлек бирү мөмкинлеген кулланмауларын күз алдына да китерергә авыр. Алар, Гайсә кебек, һәрвакыт һәм бар җирдә вәгазьләргә әзер булганнар (Марк 6:31—34).
2. Йәһвә Шаһитләре дигән исемебез буенча яшәү нәрсәне аңлата?
2 Һәрвакыт вәгазьләү. Йәһвә Шаһитләре дигән исемебез безнең нәрсә эшләгәнебезне генә түгел, ә шулай ук безнең кем булуыбызны да ачыклый (Ишаг. 43:10—12). Без өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә генә түгел,ә һәрвакыт өметебезне якларга әзер (1 Пет. 3:15). Син нинди ситуацияләрдә очраклы вәгазьләп булуы һәм андый ситуацияләр булса, кешеләр белән нәрсә турында сөйләшеп булуы турында уйланасыңмы? Кызыксыну күрсәткән кешеләргә бирер өчен, үзең белән әдәбият аласыңмы? (Гыйб. сүз. 21:5). Өйдән-өйгә йөреп кенә вәгазьлисеңме я, мөмкинлек булса, башка урыннарда очраган кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашасыңмы?
3. Ни өчен урамда, машиналар тора торган җирләрдә, кешеләрнең эш урыннарында һәм башка андый җирләрдә вәгазьләү турында, ул өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү кебек мөһим дип әйтеп була?
3 Бар җирдә вәгазьләү. Урамда, машиналар тора торган җирләрдә, кешеләрнең эш урыннарында һәм башка андый җирләрдә вәгазьләү турында әйткәндә, без кайвакыт «вәгазьләүнең башка төрләре» дигән сүзтезмәне кулланабыз. Әмма бу алар әллә ни мөһим түгел икәнен аңлатмый. Рәсүл Паул үзенең «халык алдында», ягъни иҗтимагый урыннарда, һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәне турында әйткән (Рәс. 20:20). Әйе, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү, Патшалык хакындагы хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен, безнең төп һәм иң уңышлы вәгазь төре булып кала. Әмма беренче гасырдагы мәсихчеләр игътибарын өйләргә түгел, ә кешеләргә туплаган. Алар хакыйкать турында сөйләр өчен, һәр мөмкинлекне кулланган: алар кешеләр булган җирдә, очраклы рәвештә яисә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән. Хезмәтебезнең һәр ягын үтәр өчен, әйдәгез, алардан үрнәк алыйк (2 Тим. 4:5).