Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Апрель һәм май: Брошюралар. Кызыксынган кешеләргә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны бирегез һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә тормаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. «Иң бөек исем», «Кешенең үлемсез рухы бармы?» дигән трактатлар. Июль һәм август: 32-битле брошюралар: «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» (мөселманнар өчен), «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» (мөселманнар өчен), «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?», «Тормыш яратылган булганмы?», «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы безне яратамы?». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны кулланып була.
◼ Өлкә конгрессы үткән атна алдыннан конгресска бару белән бәйле киңәшләрне һәм искә төшерүләрне кабатлар өчен очрашу тәртибен үзгәртеп була. Конгресстан соң беренче яки икенче айда «Җыелыш ихтыяҗлары» пунктында конгресс программасыннан вәгазь өчен файдалы булган фикерләрне кабатлап була.
◼ Башка илдәге өлкә конгресска барырга җыенсагыз, сезнең өчен файдалы мәгълүмат jw.org сайттагы «Эзләү» дигән өстәмә папкасында «Конгресслар» сылтамасында китерелгән.
◼ Кичә вакытында, символларны биреп торганда, музыка яңгырарга тиеш түгел. Докладчылар һәм оештыручылар Кичә нотыгына планындагы күрсәтмәләр буенча эш итәргә тиеш. Аларга кирәкмәгән инициатива күрсәтергә һәм үз фикерләре буенча эш итәргә ярамый.
◼ 2012 ел, 27, 28 апрель, җомга һәм шимбә көннәрне Россия филиалында (Санкт-Петербург) язгы җыештыру үткәреләчәк. Бу көннәрне экскурсия үткәрелмәячәк, һәм җыелышларга әдәбиятны алыр өчен филиалга килергә кирәкми.
◼ Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган илгә күчәргә теләгән вәгазьчеләр «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) китабында, 111—112 битләрдә һәм «Безнең патшалык хезмәтебез», 2011 елның, август ае, 6 бит, 12, 13 абзацларда китерелгән күрсәтмәләр буенча эш итәргә тиеш. Бар сорауларны бу илдәге вәгазь эше өчен җаваплы булган филиалга җибәрегез. Филиалларның адреслары бу елгы «Еллык басмасы»ның соңгы битендә китерелә.