«Мин... шуңа күрә сезгә килдем»
Кеше ишекне ачып безне күргәч, без кем һәм монда нәрсә эшлибез дип уйларга мөмкин. Ул үз сорауларына җавап тизрәк тапсын өчен, нәрсә әйтеп була? Кеше белән исәнләшкәч, кайбер кардәшләр үз килүләренең сәбәбен аңлатыр өчен «шуңа күрә» дигән сүзләрне куллана. Мәсәлән, алар болай әйтә ала: «Бүген күп кенә кеше җинаятьчелек аркасында борчыла, шуңа күрә без сезгә дә килергә булдык. Сезнеңчә,..» яисә «Мин кешеләргә Изге Язмалардан күбрәк белем алырга булышам. Шуңа күрә сезгә дә түләүсез андый өйрәнүне тәкъдим итәр өчен килдем». Кеше ни өчен килгәнеңне тизрәк аңласа, әйтергә теләгәнеңне тыңларга әзер булыр.