Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2014 ел, 28 апрель атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Йосыфны Потифар хатыны белән әхлаксызлык кылудан баш тартырга нәрсә дәртләндергән? (Ярат. 39:7—12). [3 март, w13 15.2. 4 б., 6 абз.; w07 1.11. 13 б., 16 абз.]
Гаделсезлек белән бәла-казалардан зыян күргән кешеләргә Йосыф нинди үрнәк калдырган? (Ярат. 41:14, 39, 40) [10 март, w04 1.5. 31 б., 6 абз.; w04-U 1.6. 20 б., 4 абз.]
Йосыф чыннан да касәсен фал ачар (күрәзәлек итү) өчен кулланганмы? (Ярат. 44:5). [17 март, w04 1.5. 31 б., 2 абз.]
Яратылыш 49:27 дә язылган пәйгамбәрлек Беньямин кабиләсендә ничек үтәлгән? [24 март, w12 1.1. 29 б., рамка]
Йәһвә үз исеменең бер үзенчәлекле ягын исәпкә алып Муса заманында ничек эш иткән? (Чыг. 3:14, 15). [31 март, w13 15.3. 25—26 б., 5—6 абз.]
Нинди мәгънәдә Йәһвә «телсез яки саңгырау... яки сукыр» итә? (Чыг. 4:11). [31 март, w04 1.6. 28 б., 5 абз.]
Нинди мәгънәдә Муса «фиргавен өчен Алла» итеп куелган? (Чыг. 7:1). [7 апр., w04 1.6. 29 б., 7 абз.]
Исраиллеләр, Мисырдан чыкканда Йәһвәнең коткару көчен күрсә дә, соңрак нинди рух чагылдыра башлаган? Без моннан нинди сабак ала алабыз? (Чыг. 14:30, 31). [14 апр., w12 15.3. 26—27 б., 8—10 абз.]
Нинди мәгънәдә Йәһвә «әтиләренең гаепләре өчен җәзаны» киләчәк буыннарына бирә? (Чыг. 20:5). [28 апр., w04 1.6. 31 б., 1 абз.]
Ни өчен кайбер исраиллеләр кол булып калырга булган? Кол үз колагын тиштереп нинди теләген белдерткән? (Чыг. 21:2, 5, 6). [28 апр., w13 15.10. 12 б., 2 абз.]