Белдерүләр
◼ Апрель: шул айда таратыла торган брошюра. Май һәм июнь: «Изге Язмалар нинди китап ул?», «Киләчәктә безне нәрсә көтә?», «Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?», «Бу дөнья белән кем идарә итә?», «Газаплар кайчан да булса бетәрме?», «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән буклетларның берсе. Июль һәм август: Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен 32 битле брошюраларның берсен кулланыгыз: «Аллаһыны тыңла», «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә», «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы», «Аллаһы безне яратамы?», «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?»
◼ Бу айныкы «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге 2—5 нче биттәге киңәшләрне һәм искә төшерүләрне кабатлар өчен һәм бар җыелышларга килгән (2013 ел, 3 август) «Теократик очрашуларында куркынычсызлык чаралары» дигән хатны карап чыгар өчен, конгресс алдынгы атнада үткәреләчәк Хезмәт очрашуының тәртибенә үзгәрешләр кертергә була. Конгресстан соң бер-ике ай үткәч, «Җыелыш ихтыяҗлары» урынына конгресстагы кызык фикерләрне кабатлап була. Бу фикерләр кардәшләр вәгазьдә кулланып караган һәм файда тапкан фикерләр булсын.
◼ 2014 елның 25 һәм 26 апрелендә (җомга һәм шимбә көннәрендә) Россия филиалында (Солнечное, Санкт-Петербург) язгы җыештыру үткәрелсен өчен ябык булачак. Бу көннәрне экскурсия үткәрелмәячәк. Җыелышлар әдәбиятны алып китәр өчен филиалга килмәсен.