Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 23 февраль атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Левилеләрнең нинди мирасы булган? (Йошуа 18:7) [5 гыйн., bw514 7 б., 4 абз.]
Ни өчен Йошуа Йошуа 23:14 тә язылган сүзләрне ышаныч белән әйткән? Ни өчен без Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә бөтен йөрәктән ышана алабыз? [12 гыйн., w07 1.11. 28 б., 19 абз.]
Ни өчен беренче булып Яһүд кабиләсе үзенә билгеләнгән җирне басып алырга тиеш булган? (Хак. 1:2, 4) [19 гыйн., w05 1.4. 29 б., 5 абз.]
Ни өчен Барак пәйгамбәр-хатын Дебораның үзе белән сугыш кырына баруын катгый итеп таләп иткән? (Хак. 4:8) [19 гыйн., w05 1.4. 30 б., 4 абз.]
Гидеон үзе төзегән мәзбәхкә биргән исем нәрсә күрсәтә, һәм моннан без нәрсәгә өйрәнәбез? (Хак. 6:23, 24) [26 гыйн., bw543 22—23 б., 9 абз.]
Хакимнәр 8:1—3, 22, 23 тәге сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [2 фев., w05 1.4. 30 б., 10 абз.]
Ифтах ант биргәндә, кеше корбанын күз алдында тотканмы? (Хак. 11:30, 31) [9 фев., w05 1.4. 30 б., 7 абз.]
Хакимнәр 11:35—37 дән күренгәнчә, Ифтах кызына үз атасының антын үтәргә нәрсә көч биргән? [9 фев., bw517 20—21 б., 15—16 абз.]
Әгәр Исраилдә патша булмаган булса һәм «һәркем үзенә гадел булып тоелганны эшләгән» булса, бу тәртипсезлеккә сәбәп булмаганмы? Аңлатыгыз (Хак. 17:6) [16 фев., w05 1.4. 32 б., 1 абз.]
Исраиллеләрнең фетнәчел Биньямин кабиләсе тарафыннан ике тапкыр җиңелүе турындагы өзектән өзлексез дога кылу турында нәрсә белеп була? (Хак. 20:14—25) [23 фев., w514 32 б., 1—4 абз.]