Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 27 апрель атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
Тугры мәхәббәт нәрсә ул, ул тормышның нинди өлкәләрендә кирәк? (Рут 1:16, 17) [2 март, bp124-TAT 26 б., 6 абз.]
Рут «инсафлы хатын» абруен ничек казанган? (Рут 3:11) [2 март, bp127-TAT 25 б., 2 абз.]
1 Ишмуил 1:8 дәге сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [9 март, w05 1.6. 30 б., 3 абз.]
Ни өчен Һанна Йәһвә «үзенең патшасына ныклык бирсен» дип дога кылган? Ул вакытта Исраилдә кешеләрдән патша булмаган ич (1 Иш. 2:10). [9 март, w05 1.6. 29 б., 5 абз.]
Кайбер «юньсез кешеләр» Шаулның патша хакимиятен танымагач, Шаул ахмаклык эшләмәгән. Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (1 Иш. 10:22, 27) [23 март, w05 1.6. 31 б., 2 абз.]
Ни өчен Шаулның корбан китерү Йәһвәгә буйсынудан мөһимрәк дип уйлавы хаталы булган? (1 Иш. 15:22, 23) [30 март, w07 1.7. 12 б., 3—4 абз.]
1 Ишмуил 16:6, 7 дәге сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [6 апр., w05 1.6. 32 б., 2 абз.]
Гыйбрәтле сүзләр 1:4 тән күренгәнчә, без авырлыкларга очраганда нинди сәләтне кулланырга тиеш? (1 Иш. 21:12, 13) [13 апр., w05 1.6. 32 б., 5 абз.]
Йонафанның Аллаһының патша итеп үзеннән күпкә яшьрәк Давытны сайлаганына карашы нинди булган? (1 Иш. 23:17) [20 апр., w12 15.12. 13 б. 20 абз.]
Ни өчен гаепсез Әбигыянең гафу үтенгәненнән аның ярату күрсәтүе, акыллы һәм басынкы булуы күренгән? (1 Иш. 25:24) [20 апр., w03 1.2. 5 б., 1, 4 абз.]