Белдерүләр
◼ Июнь: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» яисә «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?», «Изге Язмалар нинди китап ул?», «Киләчәктә безне нәрсә көтә?», «Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?», «Бу дөнья белән кем идарә итә?», «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» дигән буклетлар. Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәбез. Июль һәм август: «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюра кулланып, Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәбез яисә «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы», «Аллаһы безне яратамы?», «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюраларны таратабыз. Сентябрь һәм октябрь: бу айда таратыла торган брошюра.
◼ Кешегә буклетны я чакыру кәгазен шәхсән бирәсеңме, өйдә булмаса аның почта ящигына калдырып китәсеңме, тараткан буклетлар белән чакырулар санын айлык отчетка «Буклетлар белән брошюралар» дигән юлга язып куй. Кеше кызыксынса һәм әдәбиятны алса, кабат килеп аның кызыксынуын үстерергә тырыш.
◼ 2015 елның 19 октябрь атнасыннан башлап Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапны өйрәнә башларбыз. Җыелышта китаплар саны җитмәсә, якын арада аларга заказ бирегез. Электрон басмаларны кулланучылар бу китапны сайтыбыздан йөкли ала.