Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 31 август атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Без Сөләйман догасында Йәһвә Аллаһы турында нинди дәртләндерүче хакыйкатьләрне табабыз һәм бу хакыйкатьләр турында уйлану безгә нинди файда китерер? (1 Пат. 8:22—24, 28) [6 июль, w05 1.9. 26 б., 4 абз.]
Саф йөрәкле булган Давытның мисалы безнә дә саф йөрәкле булырга ничек дәртләндерә? (1 Пат. 9:4) [13 июль, bw528 7 б., 18—19 абз.]
Йәһвәнең Сарепт шәһәрендәге тол хатынга Ильясны җибәргәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (1 Пат. 17:8—14) [27 июль, bw543 14 б.]
1 Патшалар 17:10—16 дагы очрак турында уйлану Йәһвәгә тулысынча таянырга тәвәккәлегебезне ничек ныгыта? [27 июль, bw543 13—15 б.]
Ильяс өметсезлек хисе белән көрәшкәндә безгә күрсәткән үрнәктән без нинди файда алабыз? (1 Пат. 19:4) [3 август, ia 102—103 б., 10—12 абз.; bw544 15 б., 15—16 абз.]
Йәһвә үз тугры пәйгамбәр Ильясның өметсезлеккә бирелүен күреп нәрсә эшләгән һәм без яратучы Аллаһыбыздан үрнәк ничек ала алабыз? (1 Пат. 19:7, 8) [3 август, bw547 27 б., 15—16 абз.]
Ахаб патшаның карашы нинди яктан дөрес булмаган һәм бүген мәсихчеләргә андый хатадан ничек качарга? [10 август, lv 164—165 б., рамка; bp143 14 б., 3—4 абз.]
Ни өчен Илиша Ильястан, «рухың миңа ике тапкыр күбрәк бирелсен», дип сораган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (2 Пат. 2:9, 10) [17 август, bw537 29 б., 7 абз.]
Яшьләр 2 Патшалар 5:1—3 тә искә алынган исраилле кызның иманыннан һәм кыюлыгыннан ничек үрнәк ала ала? [24 август, bw519 12—13 б., 11 абз.]
Бүген, соңгы көннәрдә яшәгән Йәһвәнең бар хезмәтчеләре Яхыйның нинди сыйфатларыннан үрнәк алырга тиеш? (2 Пат. 10:16) [31 август, bw516 5 б., 4 абз.]