Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 28 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
Килешү сандыгын Иерусалимга китерәләр. Ул көннән алып гыйбадәтханә төзелеше тәмамланганчы, Йәһвәгә корбаннарны кайда китергәннәр? (1 Елъ. 16:1, 37—40; 21:29) [2 нояб., w05 1.10. 11 б., 1 абз.]
Давытны юмарт булырга нәрсә этәргән, һәм безгә юмарт булырга нәрсә булышыр? (1 Елъ. 22:5) [9 нояб., w05 1.10. 11 б., 7 абз.]
Давыт Сөләйманга: «Әтиеңнең Аллаһысын бел»,— дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? (1 Елъ. 28:9) [16 нояб., w08 15.10. 7 б., 18, 19 абз.]
2 Елъязма 1:10 да язылган Сөләйманның үтенече аның турында нәрсә ачыклый? Догаларыбызны тикшереп, үзебез турында нәрсә белә алабыз? (2 Елъ. 1:10, 11, 12) [23 нояб., w05 1.12. 9 б., 6 абз.]
2 Елъязма 6:29, 30 буенча, Йәһвәнең нинди сәләте бар һәм ни өчен без аңа йөрәгебезне догада ачып салырга тиеш? (Зәб. 54:23) [30 нояб., w08 15.3. 12 б., 5 абз.]
Ни өчен Аса зур гаскәрне җиңәр өчен дога кылган, һәм без рухи сугышыбызны алып барганда нәрсәгә ышана алабыз? (2 Елъ. 14:11) [7 дек., bw525-TAT 8 б., 6 абз. — 9 б., 1 абз.]
Йәһшәфәт патша кайбер хаталар ясаса да, Аллаһы аның белән ничек мөгамәлә иткән? Бу безгә Аллаһының мәхәббәте турында нәрсә ачыклый, һәм без башкаларга ничек карарга тиеш? (2 Елъ. 19:2) [14 дек., w03 1.9. 27 б., 13 абз.]
Ни өчен без бүген «басарга» һәм «үз урыннарыбызда тик басып торырга тиеш»? Без моны ничек эшли алабыз? (2 Елъ. 20:17) [21 дек., w05 1.12. 11 б., 2 абз.; w03 1.8. 27 б., 15—16 абз.]
2 Елъязма 25:14 тәге шигырь безне нәрсәдән кисәтә? [21 дек., w05 1.12. 11 б., 3 абз.]
2 Елъязма 26:5 буенча, яшь Узиягә кем яхшы тәэсир иткән, һәм җыелыштагы җитлеккән кардәшләр бүген яшьләргә ничек булыша ала? [28 дек., bw503-TAT 27 б., 1 абз.]